Кошларны ашатыйк!

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Кошларны ашатыйк!
Түбән Мәтәскә мәктәбендә “Кыш көне кошларны ашатыйк!” акциясе кысаларында “Иң яхшы җимлек” конкурсы үткәрелде.
Һәр укучы кошларга җимлек ясап алып килде. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Ашыт” табигый тыюлыгы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов һәм Ләйсән Әхмәтова, укучыларга изге эштә катнашулары өчен, рәхмәт белдерде.
Җимлекләрне мәктәп янындагы агачларга элдек. Укучылар аларга һәр көн иртән җим салып тора. Рәхим итеп сыйланыгыз, кошкайлар!
Дамирә ГАФФАРОВА,
укытучы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International