Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Полиция хезмәткәрләре һәрчак уяу
2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Полиция хезмәткәрләре һәрчак уяу
Хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалау максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча даими рәвештә рейдлар үткәрә. Узган шимбәдә шундый рейдларның берсендә безгә дә катнашырга туры килде.
Сәяхәтебез Күпербаш авылы мәдәният йортыннан башланды. Биредә ял көннәрендә төнге 11 сәгатькә кадәр дискотека була.
—Бу бию кичәләре безнең инициатива белән оештырыла,—ди мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева.— Хәзер безгә дискотекага якын–тирә авыллардан, Арчадан да киләләр.
—Яшьләрне тәртипсез дип әйтергә теләмим, шулай да кеше күп җыелган җирдә төрле хәлләр була. Тәртип ягы ничек?
—Полиция хезмәткәрләренең дежур торуы безнең өчен зур терәк. Спиртлы эчемлекләр белән, шулай ук 18 яше тулмаганнарны кичке 10 сәгатьтән соң мәдәният йортына кертмибез,—ди Миләүшә Вәлиева.
Бу хакта законнарны аңлатып ишеккә дә язып куелган. Шулай ук тәмәке тартучылар өчен махсус урын билгеләнгән. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартырга ярамаганлыгын яшьләр дә аңлый башлаган.
—Шулай да төрле хәлләр була. Егет белән кыз парлашып килеп, соңыннан матур гына кайтып китсә, ярар иде дә. Спиртлы эчемлекләр кулланганнары да очрый, кичке сәгать 10 соң чыгарга яраткан балигъ булмаган яшүсмерләр дә бар. Аларны тоткарласак, беркетмә төзү өчен, Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина янына алып киләбез,—ди шул көнне дежурда булган полиция хезмәткәре Ранил Шәмсетдинов.
—“Колос” мәдәният йортында да дискотека тыныч үтте. 18 яше тулмаганнар 10 тулганчы кайтып китте,—диде Алсу Һидиятуллина.
Ул көнне Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлек-чәсе хезмәткәрләре дә төнге рейдка чыккан иде. Алар белән без Арча — Наласа арасындагы юлда очраштык. “УАЗ” буханка машинасы юл кырыена төшеп киткән. “КамАЗ” белән аны өстерәтеп чыгарганчы, эвакуатор килеп, соңыннан “УАЗ”ны аңа төягәнче, беркетмә төзегәнче юл–патруль хезмәте хезмәткәрләренә хәйран тоткарланырга туры килде. Исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан машина хуҗасы Ф.да аларга тынгылык бирмәде.
—Нәрсә булган соң монда шулкадәр? Трагедия ясадыгыз. Минем хатыным зур табиб. Сез дә килерсез әле минем ишек төбемә. Менә шунда күрербез,—дип янады Ф., машинасын үзенә бирергә теләмәгән полиция хезмәткәрләренә.
Нәкъ менә полиция хезмәткәрләре тоткарлавы нәтиҗәсендә аянычлырак хәвеф–хәтәр булмый калуын ул һич аңларга теләмәде. ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Нияз Бариев аның белән тыныч кына сөйләште, аңлатты, алай гына да түгел, машина туктатып, шуңа утыртып та җи-бәрде. Исерек килеш юлга чыкканы өчен зур күләмдә штраф түлисен һәм правасыз калачагын ул айныгач кына аңлаячак. Сабак булса ярый ла.
Яңасала авылында полиция туктаткан “ВАЗ–2112” машинасын йөртүче Д. аңа караганда да катырак исерек иде. Үзе кебек үк яшь һәм исерек ике егетне утырт-кан да, геройланып урам әйләнергә чыккан. Бәхетенә ерак китә алмаган. Югыйсә, бу сәяхәте, белмим, ничек тәмамланган булыр иде. Ул да: “Мин исерек түгел, нигә бәйләнәсез. Сезнең хакыгыз юк”,—дип, үзенең аек булуын исбатларга тырышты.
—Җәмәгать урынында (клуб янында) исерек килеш йөргән өчен аның ике дусты Административ хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе нигезендә штрафка тартылды, ә Д.ның машинасы штрафстоянкага озатылды. Аңа да хәзер суд карары нигезендә 30 мең сум штраф түләргә һәм правасыз калырга туры килә-чәк,—ди полиция хезмәткәре Фәнил Гайнетдинов.
Бу көнне барлыгы 35 административ беркетмә төзелде. Алкогольле эчемлек кулланган килеш җәмәгать урынында пәйда булган өчен тагын ике егеткә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Ә шәһәр үзәгендә, ягъни, рөхсәт ителмәгән урында салют кулланганы өчен бер кеше 2000 сум күләмендә штрафка тартылды. 30 очрак юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган транспорт белән идарә итүчеләргә кагыла. Сәбәпләре һаман бер—куркынычсызлык каешын куймыйча, балалар өчен махсус җайланманы кулланмыйча йөрү, тиешсез урында узарга чыгу, укылмый торган номерлар һәм башкалар.
Соңыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), полиция подполковнигы Ленар Минһаҗев рейдка нәтиҗә ясады.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз