Әфганстаннан Чечняга кадәр

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Әфганстаннан Чечняга кадәр
Арча Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Әлки районыннан килгән “Әфганстаннан Чечняга кадәр” вокаль–инструменталь ансамбле чыгыш ясады.
Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендәге әлеге төркем совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчылар белән дулкынландыргыч очрашу оештырды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов катнашты. Сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
Р.ГАРИФҖАНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International