Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үстергәнең өчен, әни, мең рәхмәт
2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Үстергәнең өчен, әни, мең рәхмәт
Иске Кырлайда яшәүче Әминә Низаметдинованы күптәннән беләм. Кызы Мәрьям белән бер сыйныфта укыдык. Өйләрендә дә еш була идек. Аның якты чырай белән каршы алуы, безнең белән балаларча, якын итеп сөйләшүе, тәмле ризыклар белән сыйлавы әле дә хәтердә. Һәм менә ул ак әби, якты әби, матур әби, 7 бала анасы, 17 оныкның дәү әнисе, 7 оныкчыкның әбисе сәхнә түрендә. Иске Кырлай мәдәният йорты сәхнәсендә үткәрелгән “Сез иң бөек яшәү чыганагы” дигән кичә Әминә ханымга багышланды.
Әминә Гыйбадуллина 1940 елда туа. Бер елдан сугыш башлана. Сабый әле тормыш итә дә башламаган килеш ачлыкның да, ялангачлыкның да ни икәнен үз җилкәсендә тоя. 7нче сыйныфтан соң 15 яшьлек кызчык бер ел бозау көтүе көтә, аннан 16 яшеннән алып лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер сава. Эштә дә беренчелекне бирми, сәхнә-ләрдән дә төшми.
1959 елны ул электрик Кыям белән гаилә кора һәм бер–бер артлы 7 балалары дөньяга килә. Мәрьям, Кафия, Дамирә, Сәлимә, Рушания, Васыйл, Нәфисә—Әминә һәм Кыям Низаметдиновларның горурлыклары, таянычлары, кадерлеләре. 7 бала арасында бердәнбер ир бала буларак, Васыйл төп йортта яши. Киленнәре Суфия да йорт җанлы, акыллы булып чыккан, иренең анасы белән бик тиз уртак тел тапкан. Яннарында ике нәни оныклары булу да өлкәннәр өчен зур куаныч һәм юаныч.
Хәер, төп нигезнең кунаклардан бушаганы да юк. Читтә яшәүче кызлары, кияүләре, оныклары еш кайтып, әти–әниләренең хәлләрен белеп, ярдәм-ләшеп тора. Кызлар шатлыкларын да әниләре белән уртаклаша, күңелләре тулса да аңа сыена, киңәш–табыш кирәк булса да аңа мөрәҗәгать итә.
Әминә апа балалары белән горурлана. “Намуслы, изге күңелле, тырыш булып, эшләп үстеләр, йөзгә беркайчан да кызыллык китермәделәр”,—ди ул. Тырышлыклары бушка китмәгән. Кызларның барысы да эшмәкәр, үз бизнеслары бар. Кияүләрен дә мактап бетерә алмый Әминә Низаметдинова.
—Мин 26 ел кияү булып яшим. Яраткан кияү. Әби бик әйбәт. Без Иске Кырлайга еш киләбез. Ул һәрвакыт якты чырай белән каршы ала, тәмле ризыклар белән сыйлый,—ди, әбисен мактап, Хәмит тә.
Кызлар, кияүләр, оныклар, оныкчыклар—бар да кайткан иде бу бәйрәмгә. Әниләрен чәчәккә күмделәр. Чәчкә бәйләмнәре арасыннан Әминә Низаметдинованың шатлыклы йөзе генә балкып торды.
— Рәхмәт, әни, сиңа мең–мең рәхмәт. Кешелекле, игелекле, изге күңелле итеп тәрбияләвең, хезмәт сөяргә өйрәтүең өчен рәхмәт. Үсеп буйга җитеп, гаилә корып, балалар үстереп, үзебез әби булсак та, син безнең өчен терәк һәм һәрвакыт безгә кирәк,—диде олы кызы Мәрьям сеңелләре һәм энесе исеменнән аңа олы рәхмәтен җиткереп.
Әминә Низаметдинованың кызлары да сәхнә җанлы, җырга–биюгә оста, кияүләре дә үзләренә ошап килгән, оныклары, оныкчыклары да бу өлкәдә өлкәннәрдән кимен куймый икән. Үзләренә генә сәхнәне бирсәң дә тулы бер концерт күрсәтерлек. Ана күңеле моны сизмимени, сөенмимени? Әнә бит, үзе дә түзмәде, аларга кушылып, мөнәҗәт укыды.
Шулай күңелле үтте ул кичә. Китапханә мөдире Венера Хәмзина матур итеп алып барды, мәктәп укучылары җырлар, бию-ләр белән тулыландырды. Кичәдә авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, урынбасары Фәргать Низамиев та катнашты.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз