Булганны саклап тотарга

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Булганны саклап тотарга
2013 ел безнең күңелләрдә Табигать һәм әйләнә–тирә мохитне саклау елы буларак истә калачак.
Хәсәншәех. Нинди матур һәм һәрчак яшь син. Нинди генә ел фасылы булуга карамастан, безнең авылыбыз һәрчак җанга якын. Җәен авылда булу, күкрәгеңне тутырып саф, хуш исле үлән һәм чәчәк исләре килеп торган һаваны сулау ничек рәхәт. Су буйларындагы тынлык һәм кошлар җыры бөтен ару–талуны оныттыра. Авыл — шатлык һәм сәламәтлек чыганагы. Авылга килүче һәркем чишмәләребезгә чын күңелдән соклануын белдерә. Безнең чишмәләребезнең хәле бүгенге көндә һәркем сокланырлык, алар искиткеч матур. Аларны матурлаучылар — авылыбызның батыр уллары — Марат һәм Мансур Әхмәтовлар, Вагыйз һәм Наил Минһаҗевлар. Кем генә килсә дә, без горурланып чишмәләр, аны шушындый матур хәлгә китерүчеләр турында сөйлибез. Безнең авылга тәмле, йомшак су алырга килүчеләр дә күп.
Булдырган матурлыкны саклап тоту өчен без көчебезне кызганмасак иде. Элек–электән чишмә юлындагы карны көрәп, улакларын чистартып, юып тору кешегә күп савап бирә, дигән борынгылар. Булганын саклап тотарга, җир астыннан якты дөньяга чыгарга ашкынган яңа чишмәләргә дә без булышырга тиеш.
Рузалия ВӘЛИЕВА,
Хәсәншәех мәктәбе
тәрбиячесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International