Сез булганга без шат

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Сез булганга без шат
Узган ел редакциягә барысы 600дән артык хат килде. Бу 2012 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Редакциягә хат юллаган газета укучыларыбызга бик зур рәхмәт.
Хөрмәтле газета укучылар, сезнең хатлар безгә бик кадерле. Хатлар аша район халкы урыннардагы яңалыкларны белеп тора, сезнең шатлык–куанычлар, моң–зарларыгызны ишетеп уйлана, гыйбрәт ала, сөенә һәм көенә. Рәхмәт укытучыларга, эшләре тыгыз булса да, мәкалә язарга вакыт табалар. Без алардан мәктәп тормышы турында гына түгел, тырыш хезмәт кешеләре, оста куллы һөнәр ияләре, гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлар турында уйландыра торган язмалар да көтәбез.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре, ата–аналар да сабыйлар белән үткән чаралар турында язалар. Кызганыч, барысын да газетага урнаштырып бетереп кенә булмый. Әлеге язмалар искергәч, аларны газетага урнаштырудан мәгънә калмый. Былтыр кыстырганга кычкыралармы быел кебегрәк килеп чыга. Ә шулай да, “Арча хәбәрләре”нә язган идем, хатым басылмады, дип кәефне төшермәскә кирәк. Без аларны газетабыз сайтына урнаштырачакбыз. Ә безнең сайтны һәркем карый ала.
Килешерсез, газета укучыларыбыз күбрәк күңел кылларына кагыла торган язмаларны укый. Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова, әниемнең ефәк яулыгы, дип бик матур хатирә язган иде. Халык әнә шундый язмаларга сусаган. Ә бит күңел сандыгында күпме әйтелмичә, язылмыйча калган истәлекләр саклана. Аларны газета укучыларыбызга җиткерәсе иде. Уйланыйк, гыйбрәт алыйк, акылга килик.
Киңәшләр язылган хатларны да яратып кабул итәбез. Әмма алар редакциягә бөтенләй килми диярлек. Менә шул тәрбия темасын гына алыйк. Ә нишләп әле тәрбиячеләргә балаларны ничек дөрес итеп тәрбияләү турында язмаска?! Әти–әниләр аларның киңәшләренә бик тә мохтаҗ. Психолог язмаларын да бик сагынабыз. Тормыштан алынган мисаллар нигезендә гади тел белән язылган мәкаләләрне газета укучыларыбыз яратып укыр иде. Сәламәтлекне ныгыту буенча да киңәшләр көтәбез.
Үткәннәрне, тарихны да онытып бетермәскә. Һәр чорның үзенең кызыклы кешеләре булган. Аларны искә аласы иде. Мәсәлән, атаклы гармунчы, оста җырлаучы, кендек әбисе, халыкны дәвалаучы һ.б. Авылның элеккеге кызыклы шәхесләрен белүчеләр сирәгәя бара, алар үзләре белән күпме хәзинәне алып китә. Сөйләтергә кирәк аларны.
Яңа авторларны сөенеп кабул итәбез. Әле менә яңа гына Кәче мәктәбе тарих укытучысы Мәгъсүм Нуриев, Сикертән мәктәбе укытучысы Рузия Мәҗитова, Зур Бирәзәдән Гөлнара Әхмәтова редакциягә бик матур язмалар алып килде. Без аларны газетабызның бүгенге санында хатлар битенә урнаштырдык.
Шөкер, безнең газета укучыларыбыз шигырь дә яза. Беркөнне хатлар бүлегенә Арчада яшәүче Факия Шәрәфетдинова шигырьләрен алып килде. Ул күңел түрендә туган шигырь юлларын укый, ә мин тыңлыйм.
Яшьлегем тугайларына
Пар атларым илтегез!
Картлык иленә әле без
Китмибез, һич китмибез!
Сокланам тынгысыз, иҗади тормыш белән яшәүчеләргә! Ә безнең авторларыбыз бар да шундый. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле хәбәрчеләребез, газета укучылар! Исән–имин булыгыз, сездән хатлар көтәбез!
Румия НАДРШИНА,
хатлар бүлеге мөхәррире
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International