Гыйнвар пенсиясен декабрьдә алдык

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Гыйнвар пенсиясен декабрьдә алдык
Яңа ел алдыннан пенсионерларга көтелмәгән күңелле хәл булды. Декабрь пенсияләрен алып озак та үтмәде, яңадан аларга шул ук күләмдә акча күчте.
— Банкоматтан акча алыйм дип барсам, ни күрим, икеләтә пенсия акчасы күчкән, — дип сөйли Дания ханым (фамилиясен әйтмәүне үтенде). — Нинди акча икән бу дип бик аптырадым. Кызым Интернетка кереп карады, янәсе, пенсия фондында артык акча булган, шуны пенсионерларга бүлеп биргәннәр. Ышанасы килми, әмма күңелдә өмет бар. Нинди акча бу — шуны аңлатып язсагыз иде.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирә:
— Беренче тапкыр булды бу хәл. Яңа ел уңаеннан игълан ителгән озын яллар булу сәбәпле, республиканың үзәкләштерелгән Пенсия фонды гыйнвар акчасын банкларга декабрь аенда ук күчерде. Бу бернинди дә өстәмә акча түгел. Ул — гыйн-вар ае өчен исәпләнгән пенсия акчасы. Безнең барлык пенсионерларның 70 проценты пенсияне почта аркылы ала. Аларга график нигезендә һәр айның 3сеннән 25енә кадәр пенсия өләшенә. Почта аша алучыларга пенсия гадәттәгечә гыйнварда килә. Гыйнвар пенсиясен декабрьдә алучыларга февральгә кадәр акчаларын сакчыл тотуларын телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International