Җирне алдап булмый

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Җирне алдап булмый
Бездәге туфрак ашлама кертмәгәндә гектардан 11–12 центнердан артык уңыш бирә алмый.
— Гектардан уртача 30 центнер уңыш алу өчен бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 100–120 килограмм минераль ашлама кертергә кирәк, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Ә мондый мөмкинлеккә “Сервис–агро” ширкәте хуҗалыклары һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте генә ия.
2013 елда район буенча сөрүлек җирләренең бер гектарына 46,3 килограмм минераль ашлама кертелде. Иң зур күрсәткеч “Кырлай” ширкәтендә — 105,5 килограмм. “Курса МТСы”нда — 90, “Ак барс” агрокомплексы” шир-кәтендә 70 килограммнан артык.
Шул ук вакытта “Сафия–1” ширкәтендә — 9,5, “Нива”, “Сафиуллин” хуҗалыкларында 14 килограммнан бераз гына артык туры килә.
Узган ел һава торышы көткән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Әмма ашлама керткән хуҗалыкларда ул барыбер югарырак булды.
Белгечләр минераль ашламаларның, бигрәк тә аммиак суының корылыкка каршы көрәштә мөһим роль уйнавын әйтә.
— Аммиак суын Шәмәр-дәннән ташыйбыз, — ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Кыйммәткәрәк төшә, әмма шуннан башка булмый.
— Менделеевск заводыннан 9 “КамАЗ” аммиак селитрасы ташый, — ди “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Илшат Шакирҗанов. — Аны алып кайтып бетерүгә, аммиак суы ташый башлыйбыз.
Әлегә район хуҗалыкларында тупланган минераль ашлама сөрүлек җирләренең бер гектарына 9,4 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) туры килә. “Венета” ширкәтендә — 42, “Кырлай”да — 35,8, “Игенче”дә — 21,3, “Курса МТСы”нда 20,1 килограмм.
“Сафия–1”, “Шиһабеддинов” хуҗалыкларында әлегә бер килограмм да ашлама юк. “Акчишмә”, “Татарстан”да — 2,8әр, “Арча”, “Мәрҗани”дә 4 килограмм чамасы.
Быел минераль ашламаларга бәяләр артмаган диярлек, заводлар аларны үзләре китереп бирергә дә әзер.
— Минераль ашлама кертмәгәндә бөтен чыгымнар бушка китәчәк, — ди районның баш белгече. — Кайтарылган ашламаларны саклауга аеруча игътибар итәргә кирәк.
Туфракның уңдырышлылыгын саклауда органик ашламалар да мөһим роль уйный. Гумус балансын саклау өчен гектарга кимендә 9 тонна органик ашлама кертү шарт. Ферма тирәсендәге берәр басуны сайлап алырга да, көндәлек тиресне шунда чыгарып барырга. Бәрәңге яки азык культуралары игү өчен менә дигән булачак ул.
Фермер хуҗалыкларына ашламалар куллану кыенрак. Аларга туфракның уңдырышлылыгын саклау өчен җирләрнең бер өлешенә тукранбаш чәчәргә киңәш ителә. Бу культура туфракны азотка баета.
Шулай ук күпьеллык үлән мәйданнарын арттыру мөһим. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте эспарцет дигән үлән үстерә башлады. Ярлы, ачы туфракларда да әйбәт уңыш бирә, талымсыз культура.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International