Хөрмәтле Алмас Әминович!

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Хөрмәтле Алмас Әминович!
Бүгенге көндә Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң, “кабаттан туу көннәре”н билгеләп үтә.
Шундый якты Белем йортының яңа сулыш алып, яшәреп яшәп китүе өчен без, хөрмәтле Алмас Әминович, иң беренче чиратта Сезгә рәхмәтлебез, чөнки безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. “Шушмабаш ягы — ак як, зыялы як, аның мәктәбе дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш!” — дигән идегез. Ул көн килеп җитте, мәктәбебез авылыбыз уртасында балкып тора, заманча җиһазланышы, чисталыгы, пөхтәлеге, зәвык белән бизәлеше һәркемне сөендерә.
Үз чиратыбызда белемле, тырыш, уңышларга ирешүче, районыбыз данын еракларга таратучы мәктәп булырбыз. Якты, матур, җылы мәктәпнең барлыгына куанып, тырыш, сәләтле балалар тәрбияләп, матур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышандырабыз.
Арча кебек мәгърифәтле, мәдәниятле, әдәбиятлы һәм иң мөһиме — Тукайлы төбәк белән оста җитәкчелек итүегез берәүгә дә сер түгел. Матур саллы хезмәтегез, җир, туфрак, икмәк турындагы фикерләрегез һәркемне сокландыра. Тукаебыз шигырьләре белән беррәттән рус классикларын яттан сөйләп, күпләрне шаккатырасыз. Үзенең бер чыгышында Туфан Миңнуллин: “Ул — кызык кеше. Аңардан тормыш дәресләренә өйрәнергә була”, — дигән иде Сезнең турында. Моның шулай икәнен Сезнең игелекле эшләрегез кат–кат дәлилләп тора. Эшкә җаваплы карашыгыз белән үрнәк булып торасыз, белемегез, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз.
Сезнең җитәкчелектә районыбыз зур үзгәрешләр кичерә. Яңа биналар, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр калка тора. “Мәктәпне бетерсәң, авыл үлә” дигән шигарь белән Сезнең зирәк эш итә белүегез күп авылларны саклап калды.
Мөхтәрәм Алмас Әминович! Сезгә чын күңелебездән кабат олы рәхмәтебезне белдерәбез, иң изге теләкләребезне, күңел җылыбызны кабул итеп алыгыз. Саулык–сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телибез. Яңа еллар районыбызга муллык, уңышлар, тынычлык, сөенечләр алып килсен!
Авыл халкы, әти–әниләр, укучылар исеменнән
Шушмабаш мәктәбе
коллективы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International