Бәхетле кеше ул, Имаметдин абый

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Бәхетле кеше ул, Имаметдин абый
Имаметдин абый безне ишектән керүгә үк сораулар белән күмеп ташлады. Бүген үзенә нәкъ туксан яшь тулса да, һаман да элеккечә бик тере, аралашырга яратучан, җайлы кеше ул.
Бу кышны Имаметдин Сәлахетдинов Балтачта яшәүче кызы Гөлирамнарда үткәрергә булган.
— Аякны сындырганнан соң бераз жайсызланды, — ди ул. — Хатыным Мәхтүмә ун ел элек үлеп китте. Ул да бригадир иде, беренче бала тугач кына туктады. Бик әйбәт гомер иттек. Биш бала үстердек. Тик Рәлиф улыбыз 22 яшендә үлде, чаңгы ярышында башына салкын тигән. Олы улыбыз Радил — Мәскәүдә, хәзер ялда инде, хәрби иде. Бриллиант кызыбыз Арчада педучилищеда укыта.
— Бүгенге көндә бик бәхетле мин, — ди ул. — Кияү дә бик әйбәт кеше, җылыда рәхәтләнеп яшим. Авылдашлар, таныш–белешләр шалтыратып хәлне белеп тора.
Чыннан да, без барында гына да шалтыратучылар шактый булды. Онытмаганнар, туган көнен дә хәтердә тоталар.
— Мин кешеләрне бик яраттым, халык та мине яратты, — дип дәвам итә ветеран. — Барысы 46 ел бригадир булып эшләдем. Бер Сикертәннең үзендә дүрт бригада иде, 221 хуҗалык. Сигез классны тәмамладым. Әтигә колхоз эшләрендә булышып йөрдем. Сугыш башланды, авылда өлкән яшьтәгеләр белән бала–чага гына калды. Бөтенебезгә дә авыр булды, ашарга, кияргә юк, көн саен кемнең дә булса якынының үлгән, я хәбәрсез югалганы турында хатлар килеп тора. Түзде халык, җиңү тизрәк килсен, дип тырышты.
Хәтере әйбәт Имаметдин абыйның. Бригадир булып эшли башлаганда таянычы булган аксакалларга бүген дә рәхмәт укый. Әхтәм Әхмәтҗанов, Сәгъди Баһавиев, Сәгъди Гыйльметдинов, Зыятдин, Сәфәр, Хәким абыйлар, олы яшьтә булсалар да, ат җигеп көлтә ташыйлар.
— Мин үзем дә алар сүзеннән, киңәшеннән чыкмадым, — ди ул. — Бер төнне бармак бөгеп санап яттым әле, ул фидакарь-ләрнең берсе дә исән түгел инде, урыннары җәннәттә булсын.
Ул елларда Сикертән Яңа Чүриле районына керә. Бервакыт район киңәшмәсендә беренче секретарь аңа торып басарга куша.
— Бөтен кеше сине мактый, менә үзеңне күрсеннәр әле, — ди. Гомергә онытылмаслык вакыйга була бу.
— Колхоз рәисләре дә үземне бик яратты, — ди Имаметдин абый. — Габделбәр Фәйзрахманов белән 27 ел бергә эшләдек. Килгәч тә: “Имаметдин абый, мин укытучы кеше, басуда ничек икмәк үстерергә кирәклеген дә белеп бетермим, синең сүз минем өчен закон булыр”, — диде. Көйле, аңлашып эшләдек. Күпмедер ел үткәч, бер басуга борчак чәчәргә куша бу. “Анда борчак булмый, әнә теге басуга чәчик”, — дим. Соңгы чиктә килгәч тә әйткән сүзләрен искә төшердем. Көлеп җибәрде дә, ризалашты. Шул басуда гектардан 28 центнер уңыш алдык, районда гына түгел, республикада да шау иттеләр, бүләкләр алдым.
— Безнең ишегалды хәзерге җитәкчеләрнең кабул итү бүлмәсен хәтерләтә иде, — дип искә ала аның улы, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. — Кемгәдер урманга утынга, кемгәдер хастаханәгә барырга ат кирәк, бригадир зур кеше иде ул чорда.
— Безнең бригадада һәрвакыт 15 сбруй, 15 озын арба әзер хәлдә торды, — ди Имаметдин абый ул еллар турындагы хатирәләрне дәвам итеп. — Күрше–тирә авыллардан да безгә киләләр иде, берсен дә кире борып җибәрмәдем. Ат караучы Хуҗа Рәхимуллин, сбруйлар төзәтүче Мөхәрләм Тәхәвиев бик намуслы кешеләр иде. Мөхәрләм абый сбруйларны төнлә өенә алып кайтып төзәтә, иртә беләнгә атлар да тук, сбруйлар да төзек.
Бервакыт ул җаен китереп колхоз рәисе Габделбәр Фәйзрахмановка: “Сез минем күрше–тирә авылларга да ат биргәнне белеп торасыздыр инде, тик бер сүз дә әйткәнегез юк”, — ди. “Әйе, Имаметдин абый, мин барын да беләм. Мин шулай ук ул кешеләрнең колхозга я себерке бәйләп, я көрәк ясап китерүен дә белеп торам. Сиңа да ышанмагач, мин кемгә ышаныйм!” — ди.
Ул кешеләрнең балалары бүген җай килгән саен Имаметдин абыйга рәхмәт әйтә. Әти–әниләре аларга шул вакытта ул шундый–шундый яхшылык эшләгән иде, дип әйтеп калдырган. Яхшылык җирдә ятмый, диләр бит.
Имаметдин абый белән Җиңү бәйрәмендә Сикертәндә очрашканга кадәр, дип аерылыштык.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International