2013 ел башыннан районда 20 көндә 43 бала (24 малай, 19 кыз) туган булган.

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
2013 ел башыннан районда 20 көндә 43 бала (24 малай, 19 кыз) туган булган. Быел бу сан 5 кә кимегән, 18 малай, 20 кыз дөньяга аваз салган. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, узган ел иң күп куелган исемнәр Әмир (23 тапкыр) һәм Камилә (16 тапкыр). Булат, Илназ, Зәмирә, Адилә, Әмирхан, Ралинә, Нурсолтан, Рәсүл, Нәзифә, Илгизә, Нияз, Сөләйман, Айзилә, Зифа, Сафия, Ибраһим дигән исемнәрне дә ата–аналар үз итә икән. Ә менә Мөхәммәт, Данияз, Абурәхим, Ислам, Адилә, Камилла, Лиана, Самина дигән исемнәр сирәк очрый. Йосыф, Юлдаш, Шәфәгать, Язилә, Язгөл дигән исемнәрне сайлаучылар да бар. Рус исемнәреннән Кирилл, Амелия, Давид, Ангелина дигәннәренә ешрак тукталалар. Узган ел бер пар улларына Доминик дип исем кушса, быел бер кыз балага Доминика дигән исем бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International