Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйге дәвам итә
2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Бәйге дәвам итә
Узган ел укучылар арасында оештырылган һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән “IT–чемпион” республика бәйгесендә Арча районыннан алты меңнән артык укучы катнашты.
Республика буенча бәйгедә катнашырга 253 меңнән артык укучы теркәлде, алар өлкәннәргә дәүләт хезмәтләре порталында үз шәхси кабинетларын ачарга һәм шуның аркылы коммуналь хезмәтләр өчен, штрафлар түләргә, түләүләр, салымнар буенча бурычларын белергә, балалар бакчаларына нинди чиратта торуларын ачыкларга, табибка кабул итүгә язылырга булышты. Мәктәп укучылары ярдәме белән теркәлгән шәхси кабинетлар саны 900 меңнән артып китте, Татарстанда күрсәтелүче электрон хезмәтләр саны айга 60 процент-ка артты һәм, иң мөһиме, бу халык өчен уңайлы гына түгел, ә ай саен 850 мең сәгатьтән артык вакытларын янга калдырырга ярдәм итте. Чиратларда торуга нәкъ шуның кадәр вакыт сарыф ителгән булыр иде.
“IT–чемпион” бәйгесе өч этапта үткәрелде. Беренче этапның нәтиҗәләре май ахырында билгеле булган иде, икенче этапныкы — сентябрь ахырында, өченче этапныкы декабрь ахырында ачыкланды. Бәйгенең өченче этабында 154 катнашучы җиңүче дип табылды һәм iPadлар белән бүләкләнде. Аларның өчесе Арча районыннан. Менә алар — 1нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Илдан Фәйзуллин, 7нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы Дамир Сафиуллин һәм 1нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Зәлия Вәлиева. Бу номинациядә катнашучыларга өлкәннәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша үткәргән һәр түләү өчен һәр мәктәп укучысына бирелгән логин күрсәтелгән очракта баллар бирелеп барды.
Шулай ук ел ахырында “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү” иҗади номинациясенең дә җиңүчеләре билгеле булды. Укучыларның эшләре берничә категориядә бәяләнде: “Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “OC Android өчен иң яхшы мобиль кушымта”, “Интернет–браузерлар тота торган иң яхшы Интернет–кушымта”. Иҗади номинациягә барлыгы 298 эш кабул ителеп, шуның 14е жюри тарафыннан иң яхшылары дип табылды. Җиңүчеләр шулай ук iPadлар белән бүләкләнде. 2013 елда “IT–чемпион” бәйгесе 474 иң актив катнашучыга iPad планшетлары алырга мөмкинлек бирде. Әмма бу әле моның белән генә чикләнмәде: “IT–чемпион” бәйгесенең партнерлары да иң актив катнашучыларга, шулай ук MasterCard, Maestro банк карталары аша иң күп түләүләр башкарган өлкәннәргә дә үзләренең бүләкләрен тапшырды. Бу— Париж Диснейландына өч кешелек сәяхәткә, гаилә сәяхәтенә, Казанда инглиз теле мәктәбендә белем алуга сертификатлар, спорт велосипедлары комплекты, OZON.ru Интернет–кибетенең сертификатлары һәм башка призлар. Теләге булган һәр укучы ел ахырына кадәр җыелган балларны призларга алыштыра алды.
ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков әйткәнчә, проект барлык көтелгән нәтиҗәләрне узып китте һәм бу балаларның гына түгел, ә укытучыларның, директорларның, мәгариф идарәләре җитәкчеләренең дә хезмәте. Республика Премьер–министры, республика Президенты карары белән “IT–чемпион” бәйгесенең 2014 елда да дәвам итәчәген билгеләп үтте. Шулай булгач, укучылар, катнашыгыз һәм җиңегез!
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
— Ильяр белән без игезәкләр. “IT–чемпион” бәйгесе турында электрон көндәлектән белдек, мәктәптә дә аның турында сөйләделәр. Киңәшләшеп, бәйгедә катнашырга уйладык. Әти–әни, туганнар, дуслар да безне хуплады. Дәүләт хезмәтләре порталы турында белүчеләре дә бар, алар аның аша коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр. Ләкин алар арасында бу хакта ишетмәүчеләр дә күп иде. Аның өстенлекләрен аңлаттык. Планшет күптәнге хыялыбыз, шуңа күрә җиң сызганып эшкә керештек. Май аенда Ильяр беренче урынга чыкты һәм күптән көткән бүләк —iPad иясе булды. Сөенеп туя алмадык. Хыялны тормышка ашырып була икән! Менә — бүген мин дә җиңүче!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз