Полиция хезмәткәрләре Яңа Кенәр мәктәбенә шефлык ярдәме күрсәтә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге Яңа Кенәр интернат–мәктәбенә даими шефлык ярдәме күрсәтә. Узган ел май аенда, мәсәлән, бүлек җитәкчесе урынбасары Ришат Сабиров шәхси состав белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе ярдәмчесе Ирина Вәлиуллина белән интернат– мәктәпкә барып мультфильм күрсәттеләр, үтүкләр алу өчен акча җыюны оештырдылар. Сентябрьдә Татарстан Республикасының эчке эшләр министры исеменнән беренче сыйныфка укырга керүчеләргә канцелярия җыелмалары тапшырылды. Декабрьдә интернат–мәктәптә укыган 35 баланы цирк бинасында үткәрелгән полиция Яңа ел чыршысына, 19 баланы “Щелкунчик” балетын карарга алып баруны оештырдылар, “Макдоналдс”тан бүләкләр бирделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы да 110 балага Яңа ел бүләкләре әзерләде. Быел да бу изге эш дәвам итәчәк.