Әни ипи сал

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Әни ипи сала
Йөрәкләребезнең иң тирән җирендә уелып калган мәңгелек балачак онытылмый икән... Әле генә булган кебек яланаяк яшел чирәм өстеннән таякны “ат” итеп уйнап йөргән чаклар, елгада көннәр буе ташбаш, чабак, балык каптырулар, болында бер–берсе белән өелешеп сугышкан казларны аера алмый елый–елый каз көтүләр, көннәр буе су керүләр, үзең хәтле букча күтәреп, шунда әни тегеп биргән кечкенә генә ипи капчыгына бер телем ипи белән (булганда!) бер шакмак шикәр салып мәктәпкә йөрүләр, 8 Март бәйрәмендә әнине котлап исле сабын бүләк итүләр, кичкырын, әти эштән кайткач, атка атланып утарга төшүләр, әни белән “уфалла” арбасы өстерәп курка–курка ашлык арасыннан “эт эчәгесе”, чәнечкеле билчән җыюлар.
Тагын әллә ниләр, тагын әллә нихәтле куанычлы да, шул ук вакытта сагышлы да булган туган авылым Иске Кырлайда узган балачак мизгелләре күз алдыннан бер–бер артлы уза тора. Йөрәгемнең иң тирән җирендә урын алып, мәңге онытылмас ядкәр булып калган, иң нечкә хисләр белән сугарылып, күздән яшь бөртекләре чыгарырга сәбәпче булган истәлекләрнең берсе — газиз әниемнең ипи салган, ипи пешергән вакытыдыр. Үзем инде алтынчы дистәгә якынаеп килсәм дә, һаман шул вакытны сагынам. Их, тагын бер генә мәртәбә шул чакларга кайтып, барыбыз бергә җыелышып, әни салган ипине ашарга иде дип хыялланам. Ирексездән күзләр дымлана.
Узган гасырның 60–70нче еллары. Авыл халкы ипигә тилмерә. Йорт саен 5–6 бала. Колхоз азмы–күпме ашлык биргәч, 2–3 капчык бодайны (арышны да) урамда җилгә тотып, төрле үлән чүпләреннән арындырып кояшта киптереп алгач, әти өргечкә барып өрдереп он итеп кайта. Ә әни, берәр бушрак көнне җаен китереп, ипи салу хәстәренә керешә. Он иләнеп камыр куелгач, мич ягыла, шарт–шорт янган утын тавышы...
Әни ипине күп вакыт ир-тәнге якта пешерә иде. Без йокыдан торганда өй җылынган, сабыр гына самавыр җырлап утыра, мич янында әни кайнаша. Үзе безгә карый да:
— Балалар, торыгыз, юыныгыз, хәзер табикмәк өлгертәм, — дип дәшә. Ә без, торырга иренеп ятабыз–ятабыз да, тәмле табикмәк исе чыгуга сикерешеп торабыз. Исле көнбагыш маена манып ашаган бу табикмәкнең тәме әле дә тел очында тора, мөгаен, ул һич онытылмас. Безне табикмәк белән сыйлап алгач, әни ипи әвәли башлый. Ул беренче ипине тамгалап куя. Бу булачак сәдака ипи, аны бутарга ярамый. Ипи пешеп чыгуга урамга иң кадерле, иң тәмле ипи исе тарала. Әни әзер ипиләрне зур ашъяулык, ак сөлгеләргә төрә дә, тышкы бүлмәгә суынырга чыгара. Ә берсен суынып бетәр–бетмәс килеш алып, бисмилласын әйтеп күкрәгенә терәп кисә дә, безгә бирә. Ә без (алты бала) ипекәйнең хуш исеннән, аның тәменнән ләззәтләнәбез. Ипиләр азрак суынгач, сәдакага дигән ипи белән мине әни авылда үзе генә яшәгән, азрак акылга зәгыйфьләнгән әбигә йөгертә. Үзе артымнан кемнән икәнен әйтергә онытма, дога кылып алсын, дип кала.
Менә мин курка–курка ялгыз әби өенә узам, ипине тапшырам. Әби ипине ала, син кем баласы, әниең кем, дип сорый. Аннары, әниеңә рәхмәт әйт, дога кылырмын, ди. Ә мин куркудан идәнгә егылып төшәргә җиткән йөрәгемне тотып тышка йөгерәм. Әманәтне тапшырып өйгә кайткач, әби рәхмәт әйтеп алды, дога кылам диде, дип әнине сөендерәм. Әнинең күңеле булып, йөзе тагын да ямьләнеп китә, ул тагын да канатланып, шатланып йөри башлый.
Солдатка чакырып хәбәр килгәч тә әни ипи салды. Ипи өлгергәч, калын гына бер телем кисеп алды да:
— Улым, менә үсеп тә җиттең, инде солдат буласың, исән–сау йөреп әйләнеп кайтырга насыйп булсын, менә бу телемне тешләп ал да, аша, ә мин калганын җыеп куям, кайткач, үзең ашап бетерерсең, —дип, миңа сузды. Үзенең дулкынланудан йөзләре кызарып киткән, иреннәре дерелди, күзләрен яшь каплаган иде...
Ипекәйне кадерлик, аның һәрвакыт урыны түрдән булсын, аны әрәм–шәрәм итмик!
Фәрит САЛИХ.
Арча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International