Авыл җирлекләре җаваплы

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Авыл җирлекләре җаваплы
Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозудан китерелгән зыянны егерме ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкиннәр.
— Гамәлдәге законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына әлеге җирлектәге көнкүреш калдыкларын һәм чүп–чарны җыйнау һәм чыгару йөкләнгән, — ди “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов.
Җирләрне яхшырту, саклау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм бурычларны үтәмәгәндә гражданнарга 1 меңнән 1,5 мең сумга, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 2 меңнән 3 мең сумга, юридик затларга 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына.
2013 елда “Россельхознадзор”ның ТР буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге авыл җирлекләренә карата 358 тикшерү үткәрде. Тикшерүләр барышында чүп–чар белән тулган авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге 106 җир участогы, тирес яткан 46,4 гектар җир булуы ачыкланды. Барысы 87 беркетмә төзелде, 106 күрсәтмә бирелде. Планнан тыш тикшерүләр вакытында 32,1 гектар мәйданда чүплекләр бетерелде.
Муниципаль берәмлекләр башлыклары җирләрнең чүпләнүенә юл куймаска, җирләрне законлаштыру һәм бер категориядән икенчесенә күчерү буенча кирәкле чараларны күрергә тиешләр.
Җир участокларының чүп–чар белән тулу (законсыз чүплекләр) очраклары турында “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенә 8(843)570–27–65 номеры белән хәбәр итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International