Үзеңнән торганны эшлә

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Үзеңнән торганны эшлә
Ел башында бар да әйбәт булыр, дип өмет итәсең. Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанов та үз тәҗрибәләренә, халык сынамышларына карап быелгы җәй уңайлы киләчәк, ди. Яз бик матур, су күп була, дип фараз итә. Ашлыклар уңачак, яңгырлар ява, урак өстендә эссе һава торачак. Умарталар күчне күп аерачак, әмма бал әйбәт булачак.
Шулай булса иде, дип теләргә генә кала. Әмма алма пеш, авызга өзелеп төш, дип көтеп ятарга да ярамый. Иген уңышы да, бал табышы да үзеннән–үзе килми, моның өчен күп тырышырга кирәк әле.
— Бу көннәрдә басуларда анализга туфрак алдылар, туң бик аз, нибары 5–6 сантиметр, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Әлегә куркыныч нәрсә юк, уҗымнарда шикәр запасы җитәрлек. Күп нәрсә язның ничек килүенә бәйле.
Игенчеләр язга ничек әзерләнә соң?
— Узган ел, игеннәр үсү чорында корылык булу сәбәпле, бөртекләр ваграк булып формалашты, күләме дә аз булды, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының бүлек җитәкчесе Рүзәл Мортазин. — Хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга җитәрлек кадәр сыйфатлы орлык салу өчен күп көч куярга туры килде.
Саклауга салынган орлыкларның 6 проценты — оригинал, 31 проценты — элита, 57 проценты репродукцияле һәм 6 проценты түбән категорияле.
— Орлыкчылык — өзлексез процесс, — дип дәвам итә белгеч. — Ел саен күпмедер күләмдә оригинал, элита категорияле орлыклар алып торганда гына бу процесс өзелмәя-чәк. “Ватан” хуҗалыгында быел шулай эшләп куйдылар инде.
Белгечләр һәр елны 1000 гектар чәчүлекнең 17 гектарын оригинал яки 50 гектарын элита категорияле орлыклар белән чәчәргә киңәш итә. Бер үк хезмәт куеп эшлә-гәндә дә түбән репродукцияле орлыклар чәч-сәң, уңыш сизелерлек кими.
“Игенче” ширкәтендә барлык орлыкларның — 93, “Кырлай”да — 88, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 78, “Мәрҗани”дә — 37, “Северный”да — 32, “Курса МТСы”нда 11 проценты оригинал һәм элита категорияле.
— Калган хуҗалыкларга да югары репродукцияле орлыклар булдырырга кирәк, — ди Р.Мортазин. — Федераль законның 17нче маддәсендә чәчү өчен дәүләт стандартына туры килә торган орлыклар гына кулланылырга тиеш, дип язылган.
Хәзерге вакытта барлык әзерләнгән орлыкларның 97 процентына анализ ясалган. “Шиһабеддинов” һәм башка кайбер крестьян–фермер хуҗалыкларындагы орлыкларның сыйфаты билгесез, чөнки аларны лабораториягә бөтенләй китермәгәннәр. “Арча” ширкәтендә дәүләт стандартына туры килмәгән орлыклар бар. Әлеге ширкәт бүгенге көндә орлыкларны яңарту белән шөгыльләнә. Кирәкле орлыкларның үзебезнең районда булуы әйбәт.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International