Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Контракт буенча эшкә чакырабыз
2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Контракт буенча эшкә чакырабыз
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге ир–егетләрне контракт буенча эшкә чакыра.
— Ир–егетләрнең төрлесе бар, — дип сөйли бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов. — Эчеп, эшләмичә, өйләнмичә әти–әни җилкәсендә көн итүчеләре дә юк түгел. Шактые — төзелештә шабашкада. Анысы да эш булганда гына. Ә гаиләне алып барасы, балаларны үстерәсе бар. Кайберәүләр фатир юклыктан интегә. Чарасызлыктан аптырап көн үткәргәнче, хәрби контракт буенча эшкә китәргә кирәк. Эчүеңне дә ташлыйсың, тәртипкә дә өйрәнәсең. Әти–әни, гаилә, балалар, туган җир, Ватан алдында җаваплылык хисләре тәрбияләнә.
Чыннан да, һөнәрең, даими эш урының булмыйча, адашкан каз шикелле үз юлыңны тапмыйча гомернең үтеп тә китүе бик ихтимал. Андый очраклар бар. Тормышның иртә язында ук контракт буенча эшкә китүең хәерлерәк түгелме икән?! Дөрес, һөнәр алып, тормышта үз урыннарын тапканнар да күп.
Контракт буенча эшкә китүчеләрне мин тәвәккәл ир–егетләр, дияр идем. Җылы өеңнән, әни пешергән ризыктан аерылып чыгып китүе әллә җиңелме?! Әмма “җылы мич башында” кем дә яши, ә менә син читләргә китеп кара.
Узган ел районнан 31 ир–егет контракт буенча эшкә алынган. Быел да шул чама булыр, дип көтелә. Егетләрне тупларга Татарстан Республикасы хәрби комиссариатыннан Рифат Габделбәров кайткан.
—Мин үзем Арчадан, — дип сөйли Рифат. — Узган елның декабреннән контракт буенча өч елга эшкә алындым. Һөнәрем буенча югары белемле укытучы. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында эшлим. 23 мең сум хезмәт хакы алам. Моннан тыш, өстәп түләүләр дә булачак. Фатир алырга тупланма ипотека системасына исәпкә бастым. Иң мөһиме — даими эш урыным бар, хезмәт хакы әйбәт, фатир да булачак. Без үзебез дүрт бала, өчебез малай. Энекәш тә контракт буенча эштә. Ул Ерак Көнчыгышта 10 ел хезмәт итә инде. Шунда гаилә корды.
— Узган елның ноябрендә Арчадан Артем Бохаров Таҗикстанга контракт буенча эшкә китте, — дип сөйли хәрби комиссариатта гражданнарны контракт буенча эшкә җыю буенча җаваплы Илмира Шәкүрова. — Телефоннан шалтыратып хәлен белдем. Артем үзенең хезмәтеннән канәгать. Югары уку йортына керергә уйлый. Анда бер ел эшләү өч елга тиң. Пособие һәм оклад икеләтә арттырып түләнә. Хезмәт хакы 40 мең сумнан башлана. Чираттагы ялны алганда юл чыгымнары каплана, ике оклад күләмендә матди ярдәм бирелә. Шифаханә–курортта дәвалану шулай ук компенсацияләнә. Бер уңайдан шуны да әйтеп үтим, Севастопольдә һәм Төньяк Кавказда бер ел хезмәт итү ел ярымга тиң.
— Ир–егетләр үзләре теләгән урынга, хәтта үзе хезмәт иткән частька контракт буенча эшкә бара ала, —ди Алмаз Борһанов. —Беренче контракт өч елга төзелә, икенчесе — 5 елга. Контракт буенча 20 ел эшләүчеләр хәрби пенсиягә чыга. Пенсия-ләре начар түгел. Авырулар һәм хөкем ителгәннәр контракт буенча эшкә алынмый. Бүген безнең егетләр Алания, Кабардино–Балкария, Чечня, Таҗикстан Республикаларында, Украинада (Кырым, Севастополь шәһәре), Ульяновск, Чиләбе, Мәскәү өлкәләрендә, Мари Илендә, Удмуртия, Самара, Казанда эшли. Беренче контракт буенча эшләгәннән соң, икенче контрактны төзегән ир–егетләргә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан фатир алу өчен 3 млн. сум акча бирелә. Фатирны теләсә кайсы шәһәрдән алырга мөмкин. Хезмәт хакы 23–25 мең сумнан башлап, өстәмәләр белән 35–40 мең сумга җитә. Өйләнмәгән егетләр тулай торак белән тәэмин ителә. Шулай ук вакытлыча фатирда да яшәргә була. Фатирга түләү өчен бер айга 3мең 600 сум акча каралган. Берничә егет бергә фатирга кереп торырга да мөмкин. Гаилә белән килүчеләргә фатир бирелә. 4 кешелек гаилә ай саен фатирга түләү өчен 5 мең 400 сум акча ала. Балалар бакча, мәктәп белән тәэмин ителәчәк. Бакчага түләү өчен ташламалар бар. Шулай ук ир–егетләр читтән торып югары уку йортында белемнәрен күтәрә ала. Ни өчен армиягә эшкә ир–егетләр кирәк, дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки хәзер солдатларга хәрби хезмәт бер генә ел каралган, икенчедән, армиягә әзерлекле белгечләр кирәк. Контракт буенча ир–егетләр элемтәче, машина йөртүче, пулеметчы һ.б булып хезмәт итә. Армиядә кем булып хезмәт иткән — шул һөнәр буенча эшлиләр. Контракт буенча эшләргә теләге булганнарны (40 яшькә кадәр) хәрби комиссариатка чакырабыз.
Румия САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз