Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
11 тәүлеккә арестка алынды
2014 елның 24 гыйнвары, җомга
11 тәүлеккә арестка алынды
Үткән сишәмбедә җәмәгать судьясы Гүзәлия Гыйльмуллина рәислегендә узган утырышта юл–транспорт кагыйдәләрен бозган өчен вакытында штраф түләмәүчеләрнең (өчәү) эше каралды. Дүртенчесе — спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, янында транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырып, икенче машина белән бәрелешеп, юл һәлакәте китереп чыгару нәтиҗәсендә кузгатылган административ эш.
Юл–транспорт кагыйдәләрен бозучылар штрафны вакытында түләмәүләрен “онытылган” дип аңлаттылар. ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, районда узган ел барысы 65 мең 611 юл–транспорт кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән, шуның 57 мең 826 очрагын фото–видео–фиксация төшереп алган, калган 7 мең 785е ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан билгеле булган. Бүген сүзебез әнә шул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән очраклар турында барыр.
— Гаебемне таныйм, — ди Арчада яшәүче Рәнис (фамилиясен язмауны үтенде). —Тизлекне арттырмаска кирәген дә беләм, әмма бу кагыйдәне үтәп җиткермибез шул. Гомумән алганда, машина йөртүчеләрнең бер–берсенә һәм җәяүлеләргә карата хөрмәте юк. Юл бирәселәре килми, каядыр ашыгалар, очалар. Уңга яки сулга борыласы булса, алдан искәртмиләр.
Вакытында штраф түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган өч машина йөртүчегә дә 1әр мең сум штраф салынды, моннан тыш алар ЮХИДИ карары нигезендә билгеләнгән штрафны да түләргә тиеш.
—Узган ел шундый юл–транспорт кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәгән гражданнарга карата 132 эш керде, — дип сөйли җәмәгать судья-сы Марат Камаев. — Вакытында штраф түләмәү-челәргә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә икеләтә штраф яки кимендә 1 мең сум штраф салына, яки аларны 15 тәүлеккә кадәр административ арестка алалар, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тарталар.
— РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә штраф салу карары үз көченә кергән көннән штраф 60 көн эчендә түләнергә тиеш, — дип аңлата ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Нотфуллин. — Карар белән риза булмаучылар 10 көн эчендә дәгъва белдерә ала. Шулай итеп, штраф түләмәгән өчен җаваплылык карар чыкканның 71нче көнендә гамәлгә керә. Вакытында түлән-мәгән штрафлар күләме 21 млн. сумнан артык. Аларны суд приставлары, җәмәгать судьялары тарафыннан җыеп аласы бар.
Судта каралган дүртенче эш катлаулырак. 47 яшьлек А.Әгъзамов үзенең гамәлләрен болай дип аңлата:
— Алдагы көнне туган көндә булган идем. Шунда эчелгәннәр чыгып бетмәде. Кыз кайтасы иде. Машина комачауламасын дип, аны кертеп куярга руль артына утырдым. Күз ачып йомганчы икенче машина килеп житеп чәкәләштек. Шуннан ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җитте.
А.Әгъзамов алкогольле эчемлек дәрәҗәсен ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тарта. Җитмәсә, янында машина йөртү таныклыгы да булмый. А.Әгъзамов, суд карары нигезендә, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 2нче бүлегендә каралганча, транспорт йөртү таныклыгыннан башка руль артына утырганы һәм спиртлы эчемлек кабул итү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан медицина тикшерүеннән баш тартканы өчен 11 тәүлеккә арестка алынды.
— А.Әгъзамов, сәламәтлеге буенча арестка алырлык хәлдә булмаса (1, 2нче төркемдәге инвалидлар), 12.26 маддәнең 2нче бүлеге нигезендә 30 мең сумга штрафка тартылган булыр иде, — ди җәмәгать судьясы Гүзәлия Гыйльмуллина.
— 25 ел машина йөртеп, мондый хәлнең булганы юк иде, — ди А.Әгъзамов.
— Сабак алдыгызмы? — дип сорыйм.
— Бәйрәм итә белмибез.., — дип җавап бирде ул. Икенче көнгә зыяны калмаслык итеп эчә белергә кирәк, дип киңәш итүе иде аның.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз