Авылда аңа ни калган

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Авылда аңа ни калган
Иртә таңнан телефон тиккә генә шалтырамый. Ул нинди дә булса көтелмәгән хәбәр алып килә. Бу юлы да шулай булды: Көтек авылында рысь йөри, бәйдәге этләрне канга батырып ташлаган...
Рысь дигәнебезнең татарчасы селәүсен була инде. Гади генә әйтсәк — кыргый урман мәчесе. Әмма зур мәче— озынлыклары 1 метрга, авырлыклары 30 килограммга җитә. Озак еллар аучылар белән аралашып яшәгәннән чыгып әйтәм, бик сак җәнлекләр алар. Урманда куелыкта яшиләр, көндез күзгә дә чалынмыйлар. Аучылар өчен дә бик сирәк трофей алар. Мин андый бәхет елмайган ике–өч сунарчыны гына беләм. “Тәрәзәдән карап чәй эчеп утырганда басуга күзем төште, ә анда рысь тычкан тотып йөри”, — дип сөйләгән иде Ашытбаш авылында яшәүче, инде мәрхүм Габделнур ага Корбанов. Ул аларны аулау серләрен яхшы белә иде. Арчада яшәүче гаять әвәс сунарчыларның берсе Владимир Бачев урманда бер селәүсен артыннан өч көн йөргән. Ә монда ул авылга үзе килгән...
Юлда районара аучылык бүлеге җитәкчесе Илһам Галимҗанов белән дә шул турыда сөйләшеп бардык. Соңгы елларда авыл урамнарында төлкеләр йөрүгә ияләнеп беттек инде. Әмма монысы да нормаль хәл түгел. Чөнки сәламәт булганда кыргый җәнлекләр дә, кошлар да кешедән качарга тырыша. Котыру авыруы эләккән төлкедә әнә шул курку дигән нәрсә юкка чыга, ул инде ни эшләгәнен дә белми, үзен бик сәер тота.
Көтектәге вакыйга турында заманында урманчы булып эшләгән Илфират Камалиев болай сөйли.
— Безнең күрше Ленар иртән сәгать биштә машина кабызырга чыга. Ул Казанда эшли. Безнең өйләр елга буенда, бакча якта этләр бәйләнгән. Алар бу иртәдә бик тынычсызлана, бактың исә, рысь һөҗүм иткән икән үзләренә. Ленар аны башта эт дип уйлый, әмма ут яктысында дошманның хәтәррәге икәнен чамалап ала. Курыкмый да ди теге, ыслап якыная башлый, күрше тиз генә кабинага кереп утыра. Шуннан миңа хәбәр бирде.
— Миңа йөгереп килделәр алар, — ди аучы Фәнис Идрисов. — Әмма мин рысьны рөхсәтсез ауларга ярамаганлыгын беләм, шуңа баш тарттым.
Шул арада авылның икенче башыннан хәбәр килә: төнге кунакны Раян Нигъмәтҗанов эләктергән.
— Әнә сарайда ята, кузгатмадым да, — диде Раян, безнең белән күрешкәч. — Маллар карап йөри идем, бәйдәге эт тә хәбәр–мазар бирмәде. Ә бит ул аның яныннан гына үтеп киткән. Күземә күренәме дип торам: сарайда зур мәче йөри! Курыкмый да, җайлап кына капчыклар арасына кереп китте бу, шуннан тиз генә кулга сәнәк алдым инде...
— Этләргә дә, мал–туарга да вакцина ясарга туры килә, — ди районның баш ветеринария табибы Рәкыйп Йосыпов. — Дөнья хәлен белеп булмый бит. Ә анализ нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
— Безнең монда урын шундый, килмәгән җәнлекләрдән аю гына калды инде, — ди Илфират Камалиев.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International