Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яхшылыкны үлчәп эшләмиләр
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Яхшылыкны үлчәп эшләмиләр
Белеме буенча математик, энергетика өлкәсен җитәкли, Арчаның кайсы почмагына барма, берсеннән–берсе матур, затлы йортлар төзи. Чын мәгънәсендә талантлы кеше. Заман таләбе белән генә йөрми, йөрәге кушканны күңел биреп эшли. Бу сүзләр эшчәнлеген төрле юнәлештә җәелдереп, һәркайсында югары үрләр яулауга ирешүче “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев турында.
Моннан тыш, ул тыйнаклыгы белән дә сокландыра. Күп сөйләшми, мактанырга һәм мактаганны яратмый, башлаган эшен бервакытта да ярты юлда калдырмый, алдына максат куеп эшли һәм шуңа ирешмичә туктамый. Изге гамәлләре белән дә районда таныш Рамил Әхмәтгалиев. Тик ул хакта сөйләүне генә кирәк тапмый.
—Яхшылыкны үлчәп эшләмиләр һәм биргән сәдака турында мактанып сөйләп тә йөрмиләр. Мин Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, күңел биреп ярдәм итәм. Адәм баласы ярдәм сорап килгән һәркем өчен кулыннан килгәнне эшләргә тиеш,—ди ул.
Әмма изгелек җирдә ятмый. Үзе сөйләмәсә, ул кеше теленә керә. Ә кешенең бер рәхмәте мең бәладән коткара. Шәһәрнең Көнбатыш өлешендәге мәчеткә дә аның хезмәте керде.
—Мәчетне ут белән тәэмин итүне тулысынча ул башкарды. Азан әйтү өчен аппаратуралар урнаштырды. Кич белән мәчет яныннан үткәнегез булса, игътибар итми калмагансыздыр, яшел утлар белән әллә каян күренеп, матур булып күзгә ташланып тора. Манараны һәм мәчетнең тирә–юнен яшел диодлы яктырткычлар белән әйләндереп алу да Рамил Әхмәтгалиев җитәкләгән оешма хезмәте,—ди Рәмис хәзрәт.
Янгыннан соң ярдәм сорап килүчеләр булса да, берсен дә кире бормый, яңа төзелешләренә ут кертүдә булыша. Башка очракларда да берәүне дә ярдәмсез калдырмый. Ширкәттә 9 пенсионер бар. Аларга да җитәкче олылап, ихтирам белән карый, бәйрәмнәрдә зурлый, кулыннан килгәнчә булышырга, хезмәткәрләренә дә һәрчак һәм һәрдаим ярдәм итәргә тырыша.
Изгелек кеше күңеленә балачактан кереп урнашадыр, дип саныйм. Монда ата–ана тәрбиясе дә зур роль уйный. Рамил Әхмәтгалиев үзе Казанбаш авылыннан. Әтисе Зиннур гади колхозчы булган, хәзер лаеклы ялда. 77 яшьтә булса да тик ятмый, умартачылык белән шөгыльләнә, мәчеткә йөри. Әнисе Ания пенсиядәге укытучы, хәзер дин юлында, биш вакыт намазын калдырмый.
—Без гаиләдә ике малай, ике кыз үстек. Әни кечкенәдән бисмиллалы булырга, әти үз көчең, намуслы хезмәтең белән эшләп табарга өйрәтте. “Хәрәм ризык ашатмадым, сезгә дә ирек бирмәм”,—дия иде әти. Аларның тәрбиясе, әтинең шул сүзләре гомер буена миңа чын сабак булды. Ә акчаны байлыкка санамыйм мин. Эш алып бару өчен инструмент кына ул. Сәламәтлегем бар, әти–әнием исән–сау, гаиләм тигез, балаларым тәрбияле—менә минем иң зур байлыгым,—ди Рамил Әхмәтгалиев.—Кеше башкаларга да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Минем төп максатым да—кешелекле булып калу. Шунда гына Аллаһы Тәгалә сиңа йөз белән борыла. Уңышларымны мин шуннан күрәм. Аллаһы Тәгалә моңарчы ташламады, моннан соң да ташламасын иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз