Төнге тынычлыкны бозмагыз

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Төнге тынычлыкны бозмагыз
2010 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының “Төнлә гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын саклау турында”гы 80нче номерлы законы гамәлдә. Шушы закон нигезендә эш көннәрендә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә 22 сәгатьтән иртәнге 9 сәгатькә кадәр гражданнар тынычлыгын бозарга ярамый.
Бу күп катлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә генә кагылмый, законны шулай ук йорт яны участокларында, кемпинг, кунакханә, ял базаларында, бакча, дача бистәләрендә дә үтәргә кирәк. Законда күрсәтелгән төнге вакытта телевизор, магнитофоннарны һ.б. тавышлы җайланмаларны көчле тавыш белән эшләтү тыела. Бу күңел ачу үзәкләренә һәм сәүдә объектларына да кагыла. Автомобильне саклау сигнализациясенең кат–кат кычкырып утыруы да закон бозуга керә. Музыка коралларында уйнау, кычкыру, сызгыру, җырлау һәм хәтта эт өрү дә — болар барысы да граҗданнарның төнге тынычлыгын боза. Шулай ук төнлә тавышлы ремонт һәм төзелеш эшләрен башкарырга ярамый. Әгәр дә законда каралган төнге вакытта тынычлыгыгызны бозалар икән, полиция чакырта аласыз.
Салют аттыру шулай ук гражданнарның тынычлыгын боза. Соңгы вакытта ул модага кереп китте. Беренчедән, аны аттыручы һәм аның янәшәсендәгеләр зыян күрергә мөмкин, икенчедән, салют гражданнар тынычлыгын боза. Ә бу инде законны бозу, дигән сүз. Законны үтәмәүче граҗданнарга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф каралган, урындагыларга —5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга — 20–50 мең сум. Бер ел эчендә закон бозулар яңадан кабатланса, ул вакытта штрафлар граҗданнарга — 1,5–2 мең, урындагыларга — 15 – 20 мең, юридик затларга 60–70 мең сум булачак.
Төннәребез тыныч үтсен, бәйрәмнәр беркетмәләр төзү белән тәмамланмасын иде.
Ленар МИНҺАҖЕВ,
полиция начальнигы урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International