Полиция хезмәткәренә кул күтәрмә

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Полиция хезмәткәренә кул күтәрмә
Район суды Арчада яшәүче 32 яшьлек Алмаз Гайнуллинга карата җинаять эшен карады. Ул полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән.
Хәл болай була. 2013 елның 1 октябрендә көндезге сәгать 4 туларга 20 минутта полициянең дежур бүлегенә бер хатын–кыз, мине Алмаз Гайнуллин кыйнады, дип шалтырата. Ул шулай ук “Ашыгыч ярдәм”гә дә хәбәр иткән. Полиция хезмәткәр-ләре хәбәр килгән йортка бара. Фатирда элек хөкем ителгән Алмаз Гайнуллин була. Ул, хатынны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, ди. А.Гайнуллинны, полиция машинасына утыртып, хастаханәгә китәләр. Анда барып җиткәч, кыйналган хатын нәрсә булганын сөйли. Янәшәдә басып торган салмыш Алмаз Гайнуллин хатынга да, полиция хезмәткәрләренә дә сүгенә башлый. Полиция участок уполномоченные берничә тапкыр Алмазның сүгенүен туктатырга тырышып караса да, файдасы булмый. Ул гынамы, Алмаз хәтта полиция хезмәткәренең битенә суга. Полиция хезмәткәрләре аны тоткарларга мәҗбүр була.
Судта А.Гайнуллин үз гаебен тулысынча таный.
Ул район суды тарафыннан РФ Җинаять кодексының 318 маддәсе 1 бүлеге буенча гаепле дип табыла һәм 1 ел 7 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Суд карары көченә керде.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International