Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәяне халык бирә
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Бәяне халык бирә
Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Утырышта 2013 елда башкарылган эшләр һәм 2014 елга планнар турында сөйләшенде.
Утырыш күңелле котлаудан башланып китте. Район архивы секторы мөдире булып эшләгән Сания Гатауллина тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Федераль архив агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул хәзер район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесенең торакны исәпкә алу һәм бүлү буенча урынбасары. Сания Гатауллина районда адреслы программалар нигезендә субсидияләр, социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырткан гаиләләр турында сөйләде.
— “2013 елга кадәр авылның социаль үсеше” дигән Федераль максатчан программа озынайтылды, — дигән күңелле хәбәр житкерде ул. — Федераль программа “2014–2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территориясен ныклап үстерү” дип атала.
Бу программа буенча 2006–2013 елларда 236 гаилә торак шартларын яхшырту өчен субсидия алган.
— Җыелышларда, очрашуларда халыкка дәүләт ярдәме, районда башкарылган эшләр турында сөйләгез, аңлатыгыз, белеп торсыннар, — дип киңәш итте Любовь Осина.
Район мәшгульлек үзәге житәкчесе вазыйфаларын башкаручы Роза Әхмәтҗанова халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сөйләде. Мәшгульлек үзәгенә узган ел 3409 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 1799ы эш сорап килгән. 773 кеше эш белән тәэмин ителгән. 2014 елның 1 гыйнварына районда 210 эшсез теркәлгән. Тагын бер кызыклы мәгълүмат: 63 инвалид эш булмасмы, дип килгән, шуның 43е эш белән тәэмин ителгән.
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиевның чыгышы шулай ук мәгълүматларга бай иде. Дәүләтнең халыкка булган социаль ярдәме миллионнарча сумнарга җыела. Бүлек хезмәткәрләренең башкарган хезмәтләре зур.
—Халык өчен миһербанлы кирәкле эш башкарасыз, — дип билгеләп үтте аларның хезмәтен Любовь Осина. — Элек сезнең бүлек адресына халыктан шикаятьләр кергәли иде, соңгы елларда аларның ишетелгәне юк.
Опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Гүзәл Шакирҗанова ятим балаларны социаль яклау максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Җирлек башлыклары, бакча, мәктәп ярдәме белән имин булмаган гаиләләрне вакытында ачыкларга кирәклеге турында сүз булды. Бала хокукларын дәүләт яклый. Гаиләсендә тиешле тәрбия күрмичә азапланган балалар язмышына берәү дә битараф булырга тиеш түгел. Дәүләтнең өстенлекле программасы нигезендә фатир алу өчен районда 58 ятим бала чиратта тора. Узган ел шуның 2се фатирлы булган.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов чыгышыннан район халкының 32,65 проценты спорт белән шөгыльләнүе билгеле булды. Авыл районнары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы буенча безнең районның беренче урынны алуы күңелле хәл. Районда дәүләтнең өстенлекле программасы нигезендә 2006 елдан башлап 52 яшь гаилә торак шартларын яхшырткан.
ЗАГС җитәкчесе Люция Фатыйхова 2013 елда 26 бала күбрәк тууын әйтеп үтте. Барысы 678 бала туган. Үлүчеләр — 709.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов:
— Хезмәт хакы артса да, кадрлар мәсьәләсе белән кыен, — дип сөйләде. — Мәдәният йортларына, клубларга 2 млн. сумлык җиһазлар алынды. 1 млн. сумлык сәхнә костюмнары тектерелде. Мәдәният учакларын компьютерлар белән тәэмин итәсе бар.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева:
— 2014 елда 260 урынлык балалар бакчасы төзү планлаштырыла, — дип сөендерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова:
— Халык җыеннары башланачак, безнең эшләгәнгә бәяне алар бирәчәк, — диде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз