Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эш аны, ул эшне дәрәҗәле итте
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Эш аны, ул эшне дәрәҗәле итте
Аның күз алдыннан гел бер күренеш китми: “Төнлә әтинең йомшак кына башымнан сыйпавына уянып киттем. Каядыр җыенган сыман яшел кожан кигән. Әллә аның киеменнән төштеме, шулчак күземә чүп кергәне хәтердә калган”. 70 елдан артык элек булганны бүгенгедәй күз алдыңда саклап яши Сәрия апа. Баксаң, ул әтисенең сугышка чыгып киткән мизгеле булган икән... Әниләре 7 бала белән калганда ниләр кичергәндер?..
Сәрия Габделхакова — сугыш чоры баласы. Балачагын 41нең дәһшәтле еллары тартып алган. Сугыш чоры балаларының барысы кебек кечкенә Сәриягә дә басудан черек бәрәңге җыю, акбаш, кузгалаклар белән “тамак туйдыру”ны үз башыннан кичерергә туры килә. Әтиләре фронттан яраланып кайта. Сәрия апага тигез канатлы гаиләдә үсү насыйп булса да, ашарга җитмәү, юклык арттан калмый. Апаларының берсе юрган сыруга, икенчесе ашханәгә урнашкач, Сәриягә дә чират җитә: җидене бетерүгә кыз Иске Төрнәле фермасына эшкә килә. Әнә шуннан гомерен хезмәткә багышлый инде.
“И, балам, 40 ел сыер гына саудым мин. Эшләмәгән эш калмады...” Үткән гомере турында сораганда Сәрия апаның күзләрендә очкыннар кабынды, күңеле белән яшьлегенә әйләнеп кайтты сыман.
Элек барысы да кул хезмәтенә җайлашкан, бик күп көч сарыф итәргә кирәк, сыер савучылар инде иртәнге өчтә аякта була иде. Ләкин еллар узу белән авырлыклар да онытыла, Сәрия апа үзенә шөһрәт–дәрәҗә китергән эше, бергә эшләгән хезмәттәшләре турында бүген сагынып искә ала. “Хезмәттәшләремнең берсе арабызда юк инде... Ә башкалар белән очрашып телефон аша да аралашып торабыз”, — ди. Шөһрәт–дәрәҗә дигәннән, мактаулы хезмәте аны СССРның бишмеңчеләр клубы әгъзасы итә, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүгә этәргеч була.
Тормыш иптәше Расил абый белән дә шул хезмәт урыны таныштыра аларны. Гомерләрен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлап яшәгән гаиләдә туган биш бала да әти–әниләре үрнәгендә эшләргә өйрәнеп, намуслы, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә уңышларга ирешеп буганлыгын аңлап, белемгә омтылып үсә. Бүген Халисәләре Әлмәттә —хастаханәдә, Рәсимәләре Яр Чаллыда —китапханәдә, Васыйллары—Арча агросәнәгать көллиятендә, Гөлүсәләре —5нче гимназиядә, Камиләләре “Болгар” радиосында эшли. 9 оныклы, 3 оныкчыклы бай Сәрия апа улы Васыйл белән килене Флера тәрбия-сендә бәхетле ана булып гомер итә. Ана өчен балаларының уңышларыннан да олы шатлык бармы соң?! Тик Расил абый гына якты дөньяны вакытсыз калдырып китте...
Заманалар үзгәргән саен терлекчелек тармагына да үзгәрешләр керә. Сәрия апа лаеклы ялга чыкканда инде кул хезмәте автоматлаштыру белән алышынган, эшләр шактый җайлашкан була. “Үзебез гомер буе тездән саз ерып яшәгәнгә, авылның яшәешендә дә үзгәрешләр булыр дип өметләнгән идек, ләкин өметләр акланып бетмәде. Авыл эчендә юлларның булмавы бик борчый”, — дип зарларын белдерә героем. Булыр, замана гел алга атлый бит, авыл эчләренә юллар салыныр әле. Дога кылган саен Аллаһы Тәгаләдән елларның имин булуын, адәм баласына бары шатлык кына китерүен тели ул.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз