Сынаулар сындырмады

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Сынаулар сындырмады
Нишләптер бик озак йоклый алмады ул көнне Назыйм. Берничә тапкыр торып балаларының өсләренә дә ябып килде, баллап чәй дә эчеп карады. Юк, шырпы терәтеп куйганнар диярсең, күзләр ябылырга да уйламый. Шулай әйләнеп–тулганып ята торгач, таң беленә башлаганда гына керфекләренең авырайганын тойды ул. Эреп китәм дигәндә генә хатыны Саимә иңбашына төрткәндәй булды. Корт чаккандай сикереп торды ир. Бу ни хикмәт?
Саимә вафатына да күптән инде. Төш кенә булды, күрәсең. Тынычланып, белгән догаларын укып, борылып ятам дигәндә Назыймның күзе тәрәзәгә төште. “Я, Ходам, бу ни?”—дип ир тәрәзәгә таба атлады. “Күрше, тор, сарайлар яна, синең фатирыңа да куркыныч яный”,— дип күршесенең ачыргаланып кычкырып тәрәзә шакуына айнып киткәндәй булды. Өстенә бишмәтен генә элде дә йөгереп урамга чыкты. Сарайны ут камап алган иде инде. Аны сүндереп торудан файда юк. “Балалар!” Назыймның башына чүкеч белән тондырдылармени. Ул тизрәк өенә керде, улларын уятып, тиз–тиз киендереп, күршеләргә озатты. Шул арада янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте.
“Бар да бетте. Хәзер нишләргә? Кыш уртасында өч бала белән кая барырга? Менә ни өчен кергән икән аның төшенә Саимәсе. Уянмаган булса, үзләре дә янса?” Яртылаш янган фатиры уртасында аптырап басып торган Назыйм бу уйлардан имәнеп китте. “Аллаһы Тәгаләм, вакытында кисәтүең өчен рәхмәт. Балаларыма берәр нәрсә булса, үземне гомердә дә гафу итә алмас идем”,—дип кычкырып әйтүен сизми дә калды.
—Күрше, кайчаннан бирле эндәшәм, җавап бирмисең,—дигән сүзләргә теләмичә генә артына борылды. Күршесе Мөслимә апа икән.—Әйдә, балакай, безгә кер, монда басып торудан файда юк. Үзеңне кулга алырга кирәк, алда хәзер сине зур эшләр көтә.
—Нишләргә инде миңа, Мөслимә апа? Акчасы да юк бит, ичмасам,—диде ир, күршесе артыннан ияреп.
—Дөньяда яхшы кешеләр бетмәгән, булышырлар, авыр хәлдә берүзеңне калдырмаслар. Тынычланырга тырыш, эшеңә бар. Балаларың бездә калып торыр.
—Рәхмәт, Мөслимә апа. Синең җылы сүзләреңнән җиңел булып китте,—диде Назыйм сытылып чыккан күз яшьләрен сөртеп.
Өйдә аны күзләрен мөлдерәтеп уллары көтә иде. Ата бер сүз дәшмичә аларны кочагына алды, башларыннан сыйпап тынычландырды, аннан киендереп мәктәпкә озатты. Үзе эшкә чыгып китте. “Ял аласы булыр. Җитәкче белән сөйләшеп карарга кирәк, бераз булса да ярдәм күрсәтмәсме?” Шундый уйлар белән юл буе үзен–үзе юатып барды.
Мөслимә апа дөрес әйткән икән. Дөнья чуарлыгы кеше күңелен бозмаган. Бөтен урамнары белән ярдәмгә ашыктылар. Хезмәттәшләре дә читтә калмады. Җитәкче материаллар белән ярдәм итте. Бер белмәгән кешеләр балаларына киемнәр ташыды. Мөслимә апа үзен дә, балаларын да сыендырды. Шулай күмәк тырышлык белән йорт яңадан сафка басты. Менә Назыйм яңадан үз урынында үткәннәрне барлап ята.
Яратышып өйләнештеләр, матур яшәделәр алар Саимә белән. Тик менә хатыны гына кыска гомерле булды. Берсеннән–берсе кечкенә өч баланы калдырып утыз яшендә үлеп китте. Ул вакытта олы улына биш, игезәкләренә өч яшь иде. “Балаларга әни кирәк”,—дип өйләнергә дә кыстап карадылар, әле бер, әле икенче хатын белән таныштырырга тырыштылар. Юк, берсенә дә күңеле бармады Назыймның. “Мине яратырлар да, анысы. Ә балаларга ана була алырлармы? Чит кеше баласы кемгә кирәк?”— дип барысын да кире борды ир. Шулай бер ялгызы үстерде улларын. Җил–давыл тидермәде, какмады, сукмады. Башкалар кебек бай яшәмәсәләр дә, ач–ялангач, ким–хур булмадылар, кечкенәдән кул астына кереп, эшләп үстеләр. “Бу янгын Аллаһы Тәгаләнең сынавы булгандыр инде. Дөньяда шуның кадәр изге күңелле кешеләр яшәгәндә, нинди авырлыклар килсә дә, тормышта югалмыйсың икән”. Бу уйлардан Назыймның йөзендә тыныч елмаю балкыды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International