Миһер–шәфкать бир син балаларга

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Миһер–шәфкать бир син балаларга
Беркөн урамда каршыма ап–ак сакаллы, таякка таянган карт очрады. “Сеңлем, нотариусның кая урнашканын гына әйт әле. Шушы тирәдә генә дигәннәр иде, һич таба алмыйм”,—диде. Аңлатуын аңлаттым да...тик кая анда барып җитә ала инде ул, хәлсезләнгән, аягында көчкә басып тора. “Моннан хәйран ерак әле ул, барып җитә алырсыз микән”,— дип, аңа ярдәм тәкъдим иттем.
—Рәхмәт, балакаем, тик анда мин үзем кирәктер шул. Кул куярга кирәк булуы бар. Бик ярдәм итәсең килсә, берәр урын тап. Бераз утырып торсам, җиңе-ләеп тә китәрмен,— диде ул.
Урын табып утыргач, “Әллә нинди игелекле балалар бар”,—дип сөйләнә–сөйләнә миңа рәхмәтләр укыды. Шунда картның күңеле йомшап киттеме, әллә нидер исенә төштеме, күзләре яшьләнде. Кулымнан тотып янына утыртты да, эчен бушатырга тотынды.
—Зарлана димә, кызым, якты чырай күрсәтүче табылгач, сөйләшәсем генә килеп китте. Вакытың да юктыр, аңлыйм. Тик күңелем “кайный”, йөрәгем шартларга җитеп тибә. Алты бала үстереп урам- да калганмын бит. Хатыным үлеп китте, аның белән дә җиңелрәк булыр иде әле,—дип башлады бабай сүзен.
Авылдан ук килгән ул. Сүзгә килеп кычкырышканда улы: “Синең хәзер йортың да, җирең дә, әйберләрең дә — бернәрсәң юк. Үзең кул куеп миңа бүләк иттең. Теләгән вакытта куып чыгара алам,”—дигән. Бу сүзләрдән соң бабай ике көн уйланып йөргән. Ничек алай булсын? Гомер иткән җиреннән бу яшендә аны кем куып чыгара алсын? Әйе, каядыр алып барып, бер кәгазьгә кул куйдыртканнар шул аңа. Ризалыгын да сораганнар. Каршы килмәгән, балалары бит. Алар кулында яши. Аннан, 80 яшьлек карт, законны каян белсен.
—Моңа кадәр бар да тыныч иде. Көтмәгәндә карчыгым үлеп китте. Өстәвенә, йортка яшь килен килде. Бик оста нәрсә булып чыкты. Шул котыртты ахры баламны, югыйсә, үзенең генә башына килмәс иде. Күпме азапланып үстердек бит без аларны. Акчасы да җи-тәрлек булмады. Хатынымның авырудан башы чыкмады. Әмма түздек, Аллага шөкер. Балаларга югары белем бирдек, гаиләле иттек...
—Бабай, башка балаларың янына бар. Кимсенеп яшәмә монда.
—Бик барыр идем дә, белер–белмәс кулымны куеп аларга туган йортка кайтырга юлны бикләдем шул. “Кемгә бүләк иттең йортыңны, шул карасын”,—дип бер ел инде хәл белергә дә кайтканнары юк. Үстердек үстерүен, кеше иттек, тик игелекле балалар булыгыз, димәгәнбез. Менә хәзер шуның әҗерен күрәм. Ярар, кызым, сабырлык белән тыңлап торуың өчен рәхмәт. Мин дә китим, шул нотариус дигәннәре белән сөйләшеп карыйм. Бәлкем, балаларыма миһербан иңеп, туган нигеземдә үләргә насыйп булыр.
Акрын гына атлап бабай мин өйрәткән юл белән нотариуска таба юнәлде. Йөрәгем сыкрап куйды. Барыбыз да балалар үстерәбез бит. И, Ходаем, миһер–шәфкать бир үзләренә. Картлык һәркемгә дә киләчәк. Рәнҗетмик өлкән-нәрне.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International