Яңалыклар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 29–30 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган коллегия утырышларында катнашты.
29 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышы үткәрелде.
Шушы көнне район башлыгының Россия Федерациясе Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча бүлекчә җитәкчесе Д.В.Чумаков һәм Арча муниципаль районының Федераль Куркынычсызлык хезмәте буенча кураторы А.Н.Ефремов белән эшлекле очрашуы булды.
30 гыйнварда Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитетының һәм дәүләт статистикасы Федераль хезмәте территориаль органының коллегия утырышлары булды.

Районда эшмәкәрләр һәм муниципаль хакимият органнары арасында хезмәттәшлекне ныгыту, башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм алда торган мәсьәләләрне хәл итү юлларын ачыклау максатында 5 февральдә балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә узачак. Анда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы җәмәгать кабул итү вәкиллеге вәкиле, район хакимияте, Казан шәһәре хезмәт инспекциясе, район прокуратурасы, мәшгульлек үзәге вәкилләре катнаша. Кызыксындырган сораулар белән 89063270159 (“Прогресс” эшмәкәрләр берлеге) яки 3–00–44 (район башкарма комитеты кабул итү бүлмәсе) номерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Утырыш сәгать 10да башлана. Эшмәкәр-ләрне киңәшмә эшендә катнашырга чакырабыз.

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка арта. Элек пенсиянең база өлеше генә арта иде. Шунлыктан ул барлык пенсионерларга да бертөр-ле сумма булды. Соңгы елларда пенсия база һәм иминият өлешләренә арта башлады, пенсия күләменә карап, ул арту хәзер төрлечә килеп чыга.

Селәүсеннәр никтер быел урманны ташлап, авыллар тирәсендә йөри. Аларны Көтек авылыннан соң, Түбән Аты авылында күрүчеләр бар. Кем берне, кем икене күргән.
Бу җәнлекләр урман куяннарын ауларга ярата. Әмма соңгы елларда алар аз калды, шуңа авыл тирәсендә ашарга эзләп йөрүләреме?

Китапханәгә сәяхәт ясадылар
Район балалар китапханәсе яңа гына укырга, язарга өйрәнеп килүче балалар өчен үзе бер серле дөнья булып ачылды. Арча беренче урта мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары “Китаплар патшалыгы”на сәяхәткә килде. Биредә алар матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән китаплар, яңа журналлар, энциклопедияләр белән танышты, электрон викторинада катнашып, әкият геройларын танырга өйрәнде. Балаларга ромашка формасындагы өстәлдә рәсем ясау бик ошады. Соңыннан китаплар белән тулы стеллаж–паровоз янында фотосурәткә дә төште укучылар.

Күпләргә үрнәк
Лесхоз мәдәният йорты коллективының эшчәнлеге күпләргә үрнәк. Эшен яратып башкаручы һәм гел яңалыкка омтылучы директор Мөнирә Абдуллина һәр бәйрәм чарасын үзенчәлекле итеп уздырырга тырыша. Декабрь аенда коллектив республиканы да шаулатып “Каз өмәсе” үткәргән иде, бераз соңрак Мөнирә ханым коллегаларын үз зонасына тәҗрибә уртаклашырга җыйды. Бер–берсенә киңәшләр, тәкъдимнәр биргән коллегалар һәрберсенең тырышлыгын, сәләтен эшкә җигеп авыл халкына концерт та бүләк итте. Концерт дигәннән, Мөнирә Абдуллина җитәкчелегендәге һәвәскәрләр төркеме район авыллары тамашачысының көтеп алынган кунагы. Алар ел да тамашачы белән очрашып, моңлы җырлары белән халыкның күңелен күтәрүне гадәткә кертте.

Түбән Мәтәскә мәктәбе җиңде
Туризм буенча ярышларның иң соңгысы 2009 елда оештырылган булган. Быел Арча Укучылар сарае спортның бу төре буенча көч сынашуларны кире кайтарырга булды. Арчалыларны Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә үткән ярышларга алып чыгып, приз-лы урыннар яулатуга ирешкән танылган турист Фәрит Минхәеров ярдәме белән биредә кышкы туристик слет үткәрелде. Анда район мәктәп-ләреннән яшь туристлар катнашты. Укучылар азимут, топографик билгеләр белән эшләделәр, баулар белән төрле төеннәр бәйләделәр, дөрес итеп рюкзак тутыру буенча да ярыштылар, сазлыклардан үтүне күрсәттеләр, туристик җырлар башкардылар һәм стена газеталары чыгардылар. Ярышларда беренче урынны Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы алды, икенче урынны Курса–Почмак командасы яулады, өченче урында—Сеҗе мәктәбе командасы. Киләчәктә туризм буенча ярышларның җәйге төрен оештыру да планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International