Синең белән туган йорт ямьле

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
синең белән туган йорт ямьле
Дания Нуриәхмәтова капканы киң итеп ачып чыкты да, һәрвакыттагыча тирә–юньгә күз төшерде. Кышның да үз матурлыгы бар шул. Әллә салкын гыйнвар аенда тугангамы, ярата ул елның бу фасылын. Көн дә үтеп йөргән өй каршыларындагы үзәнлек кар патшалыгын хәтерләтә. Ә җәен ул яшеллеккә төренә. Шунда аның күзе челтерәп аккан чишмәгә төште. Менә ул гына җәен–кышын бер төсле. “Улым Булатның матди ярдәме белән эшләнде бит. Минем һәм тагын ике абыстайның сәдака акчалары да керде. Аллаһы Тәгалә һәрчак шулай изгелек эшләргә насыйп итсен”,—дип горурланып куйды ул. Аннан кеше ишетмәдеме дигәндәй, як–ягына карап алды. Юк, бүген бу патшалыкның патшабикәсе бары ул гына!
Язмыш җиле үзе ташлый бу якларга Балтач районының Янгул авылы кызы Данияне. Шушында гомерлеккә төпләнеп каласын сизгән диярсең. Кара, Утар Атыга килгәненә дә 60 елдан артык вакыт үткән икән бит.
Үтә шул гомер дигәнең. Дания Нуриәхмәтова акрын гына адымнар белән мәчеткә таба атлады, шул арада үзе дә сизмәстән, үткәннәрен башыннан кичерде.
Әтисе Ибраһим тирә–юньдә дан тоткан көрәшче, әнисе Фагыйлә дини кеше була. Әнисе ярдәме белән укырга кергәнче үк иман кәлимәсен яттан өйрәнә, салаватлар әйтә кыз. Әтисе тырышлыгы белән гаилә ачлык кичерми. Дания укырга керәсе елны ук башланган сугыш алар гаиләсен дә аямый. Беренче көненнән үк әтисе фронтка алына. 7–8 атка төялеп ирләрнең сугышка китү-ләрен, су тегермәненә кадәр озата баруларын, Салавыч тавын менгәнче аларны карап калуларын әле дә хәтерли ул. Әтисенең: “Кызым, озак тормам, кайтырмын, аңарчы зур үсә тор”,—диюен оныту мөмкинмени?! Күңеле сизгән диярсең, сүзендә тора, кайта бит әтисе. Дөрес, яраланып, әмма исән–сау!
Соңыннан үзе белән очрашып сөйләшкәндә ул боларны кабат исенә төшерде.
—7 сыйныфтан соң Балтач мәктәбендә директор булып эшләгән абый киңәше белән шунда укырга киттем. Безнең авылдан ике малай, бер кыз идек. Түләргә акчалары булмау сәбәпле, ул вакытта уку түләүле иде, башкалар кайтып китте. 20 километрга якын араны җәяү үтә идек. Ничек түзгәнбез. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әни авыру сәбәпле, әтинең мине авылда калдырасы килде. Хисапчы булып эшли башладым. Нәселебездә укытучылар булгангамы, әллә яраткан укытучыларым тәэсир иттеме, белмим, укыйсым, укытучы буласым килде. Аллаһы Тәгалә үзе миңа ярдәм итте. Туганыбызның кызлары авылга укырга килеп, бездә яши башлады. Мине бәхет басты, әнигә ярдәмче булды,—дип искә төшерде Дания Нуриәх-мәтова.
Алабуга педагогия институтында укый башлый кыз. Бишенче курс-та биюче, җырчы егет Мәгъсүм белән гаилә корып җибәрә. Бу көннән башлап язмыш аларның мәхәббәтләрен төрлечә сыный. Дания Субаш Атыга укытырга кайта, ире Мәскәүгә укырга китә. Озакламый яшь хатын үзенең бала көтүен аңлый. Нишләргә? Берүзе, бөтенләй таныш булмаган авылда, тавык кетәклеге кадәр генә өйдә бу баланы ничек үстерер? “Табасың, бер баланы гына үстермәскә”,—дип кырт кисә ире.
—Шулай кызым Резеда дөньяга килде. Мәктәп директоры Нурулла Гыйниятуллин иремне дә мәктәпкә чакыртты. Мәгариф министрлыгы ярдәме белән йорт җиткездек. Ул вакытта Булатыбыз да бар иде инде. Яңа йортка кече кызыбыз Гөлнараны алып кайттык. Тормышыбыз көйләнеп китте. 43 ел матур гына яшәдек. Мәгъсүм генә бик иртә китте, 67 яшендә вафат булды,—ди Дания Нуриәхмәтова.—Ә эшкә килгәндә, үз–үземне аямадым. Мәктәптә татар теле, әдәбияты укыттым, төрле чаралар оештырдым, семинарлар, конференцияләрдә чыгышлар ясадым, Татарстанның 4нче укытучылар съездында катнаштым, газета, журналларда эш тәҗри-бәләремне яктыртып бардым, 34 ел белем җәмгыяте рәисе булдым, партия әгъзасы буларак җәмәгать эшләрендә актив катнаштым, спектакльләрдә уйнап йөрергә дә вакыт таптым. Кыскасы, аларны санап кына бетерерлек түгел.
Укытучы–методист, әйдәп баручы укытучы, 80 яшендә булса да, бүген дә тик тормый. Ул 12 ел инде Утар Аты мәчетендә балаларга дин дәресләре бирә.
—Балаларым—минем терәгем. Аллага шөкер, Мәгъсүмҗаным белән аларга дөрес тәрбия бирә алганбыз. Резедам да, Булатым белән Гөлнарам да, кияүләрем, киленем, оныкларым, оныкчыкларым да—минем горурлыгым,—диде озата чыкканда Дания Нуриәхмәтова.
Капка ишеген ябар алдыннан артыма борылып тагын бер кат аңа күз ташладым. Күпне күргән, әмма тормыш сынаулары алдында баш имәгән, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган бу ханым 80 яшендә дә тормыш белән бергә кайный, көченнән килгәнчә кешеләргә ярдәм итү турында уйлап яши. Йөзендәге шатлыклы елмаюыннан күренгәнчә, бу аңа яшәү дәрте, тормыш яме бирә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International