Армиядән качып йөрүчеләргә эшкә урнашу кыенлаша

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Армиядән качып йөрүчеләргә эшкә урнашу кыенлаша
2013 елның 2 июлендә кабул ителгән 170–ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә кайбер законнарга кертелгән үзгәрешләр 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Шуларның берсе армиягә бару яшендәге егетләргә кагыла. Анда законлы сәбәпләрсез армия хезмәтен үтмәгән граҗданнарның качып йөрүчеләр дип танылуы һәм аларга дәүләт яки муниципаль хезмәт урыннарына урнашу тыелуы каралган. Бу хакта безгә район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Ринат Ситдыйков хәбәр итте.
Армия сафларында хезмәт итү—һәр ир–егетнең изге бурычы, туган илебезне, торган җиребезне саклау ул. Сугыш елларында Ватан өчен дип “ура” кычкырып танк асларына ташланганнар, күкрәкләре белән утлы амбразураны каплаганнар. “Ул чор белән чагыштырмагыз, хәзер көрәш кыры түгел”,—диярсез. Ә кай җире белән ким? Илебезгә каршы теш кайраучылар азмени? Менә шуларга каршылык күрсәтүче, туган илебезнең ышанычлы кулларда булуын исбатлаучы ныклы армия булуы кирәк. Ә армия ул—безнең батыр ир–егетләребез.
Тик хәзер, ачыктан–ачык сөйләшергә кирәк, бу яшерен–батырын әйбер түгел, киресенчә, модага кереп бара, әти–әниләр әзмәвердәй таза, нык, көчләрен кая куярга белмәгән улларын, дөнья кадәр акчалар түләп авыруга чыгарып, армия хезмәтеннән алып калырга тырыша, аларны бернигә яраксыз кешегә тиңли. Ә үзләре, игътибар иткәнегез бармы, армия-дә булган еллары турында сөйләргә ярата, хезмәт итүләре белән горурлана. Әйе, элекке елларда егетләр хәзерге вакыттагы кебек армиягә бармый калулары белән мактанып йөрми, ә, киресенчә, иптәшләре алдында кимсенә иде. Чөнки армиягә бару чын егетлек саналган. Америка, Англия кебек илләрдә ул әле дә шулай. Һәр ата–ана мөстәкыйль тормышка аяк баскан улы, иң беренче чиратта, солдат хез-мәтен башкарырга тиеш, дип саный. Хәтерләсәгез, Англия принцы үзе дә Әфганстанда сугышта катнашкан. Израильдә хәтта хатын–кызларны да армия хезмәтенә алалар.
Бу безнең фикер. Башкалар ничек уйлый икән? Бу сорауга җавап эзләп, берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.
Зәйтүнә Н., 37 яшь:
—“Дедовщина” куркыта. Дөрес, ул элек тә бар иде, тик хәзер аеруча яман. Баланы белә торып кыерсытырга биреп булмый бит инде.
Тик үсеп җитеп, мыек чыккан егетләрне гомер буе янда да тотып булмый. Алар тормышның ак кына түгел, кара якларын да күрә белергә, тормышка өйрәнергә, кирәге чыкса, кулларына корал тотып, илебез сагына баса алырга тиеш. Ә “дедовщина”га килгәндә... Кемнең кайда нәрсә күрәсен кем белгән? Армиядә яхшы гына хезмәт итеп, монда кайткач хулиганнар кулыннан харап булган егетләр турында ишеткән бар бит.
Рамил Г., 20 яшь:
—Бер ел инде ул. Ул арада гына нәрсәгә өйрәнеп булсын? Әрәмгә үткән вакыт. Армиягә бармый калган дустым шул вакыт эчендә үз бизнесын ачып җибәргән.
Әнвәр В., 39 яшь:
—Армиядә хәзер куәтле, заман техникасы. Шуңа анда профессионаллар, үз эшләренең осталары гына хезмәт итәргә тиеш. Гади солдат бер ел эчендә генә аларны берничек тә үзләштереп бетерә алмый.
“Пәйгамбәребез хәдисендә (“Мең дә бер хәдис” китабыннан) ир–атлар йөзә (сау–сәламәт булу өчен), атта йөри, уктан ата (туган илне саклау өчен) белергә тиеш”, диелә. “Укчылык белән шөгыльләнү ир–атлар өчен иң хәерле һөнәрләрнең берсе санала”,— ди Рәмис хәзрәт. Бик урынлы сүзләр. Ярый, куәтле техниканы профессионаллар иярләсен, ди, тик армия хезмәтенең беренчел күнекмәләрен һәр егет белергә тиеш.
Солдат хезмәтеннән качып йөрү яки авыруны сылтау итеп әти–әнинең киң җилкәсе артында яшеренеп калу егетлек түгел һәм берәүне дә бизәми. Андыйларны дәүләт һәм муниципаль хезмәт урыннарына эшкә алу тыелуы турындагы закон дөрес тә. Армиядә хезмәт итәргә яраксыз булган авыру егет ничек итеп мондый җаваплы эшләрне башкара алсын? Оешма җитәкчеләренә дә таянырлык, ныклы ихтыярлы, сау–сәламәт, көчле егетләр кирәк. Егетләрнең үзләренә дә, ата–аналарына да уйланырлык урын бар монда.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International