Урам шәхси җир түгел

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Урам шәхси җир түгел
Cудья Гөлназ Вәлиева рәислегендә үткән суд утырышында үз йортлары янына урамга, тыелган кызыл сызыктан чыгып, гараж төзегән Р.Зариповка карата гражданлык эше каралды. Ул үзе суд утырышына килмәде. Утырыш аннан башка гына үтте.
Арчабыз заманында законсыз рәвештә теләсә кайда төзелгән мунча, сарай, гаражлар белән чуар иде. Аларның күбесе хәрабә хәлендә булып, тирә–юньне ямьсезләп торды. Тузган тораклар сүтелеп, яңалары төзелә, гомер бакый ремонт күрмәгән күп фатирлы йорт-ларны ныклап төзекләндерә башлагач, мунча, сарай, гаражларга да чират җитте.
Тузган һәм теләсә кайда рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүттерү максатыннан районда зур эш башкарылды. Соңгы вакытта күп фатирлы йортлар янына 450ләп сарай, гараж төзелде. Димәк, якынча шул чама сүтелгән дә. Хәзер рөхсәтсез теләсә кайда төзелгән корылмалар юк дәрәҗәсендә.
Йортларны, капка–коймаларны төзекләндерү, урамнарны чистарту, тәртипкә китерү, матурлау буенча да районда күп эшләнде. Моны район халкы күреп, бу турыда газетадан укып, радиодан тыңлап хәбәрдар булып торды. Әмма әле һаман да, шәхси территорияләреннән урамга— дәүләт җиренә чыгып, корылмалар төзеп, җирле кануннарны белеп җиткермәүчеләр бар.
— Шәһәр башкарма комитеты мөрәҗәгате нигезендә, безнең палата тарафыннан муниципаль җир контроле үткәрелде, — дип сөйли милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров. — Чыннан да, Арчада яшәүче Р.Зарипов, кызыл сызыктан чыгып, законсыз рәвештә 18 кв.метр җирне биләгән. Кызыл сызык ул гражданнарның шәхси җирен дәүләт җиреннән бүлеп торучы чик. РФ Гражданнар кодексының 222нче маддәсе нигезендә үз белдегең белән рөхсәтсез төзелгән корылмалар сүтелергә тиеш. Без Р.Зариповтан билгеле бер вакытта корылманы алуны таләп иттек. Әмма ул палата таләбен үтәмәде. Без РФнең Гражданнар, Җир, Шәһәр төзелеше кодекслары нигезендә судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗә-гать иттек.
Район суды милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы гаризасын канәгать-ләндерде. Суд карары нигезендә Р.Зарипов, кызыл сызыкны узып, дәүләт җиренә законсыз рәвештә төзегән корылмасын алырга тиеш.
— Суд карары чыкканнан соң, җавапка тартылучы бер ай эчендә ТРның Югары судына шикаять белдерә ала, — ди судья Гөлназ Вәлиева. — Суд карары бер ай узгач көченә керә. Карарны үтәтү җаваплылыгы суд приставларына тапшырыла.
— Әгәр дә җавапка тартылучы суд карарын үтәми, корылманы үзе сүтми икән, соңгы чикне кулланырга туры килә — берәр оешмага кушып сүттерәчәк-без, — дип кисәтә Арча районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе Фоат Абдуллин.
— Шәһәр халкы хәйран тәртипкә өйрәнде, —ди шәһәр Советы башлыгы урынбасары Римма Мамаделеева. — Йортларны, капка–коймаларны, тәрәзәләрне яңарталар, матурлыйлар, чәчәкләр үстерәләр. Әмма җирле кануннарга буйсынмау күренешләре бар әле. Кайберәүләр, мәсәлән, үз янындагы тыкрыкны ябып куя. Янәсе, аның тынычлыгын бозалар... Дәүләт җирендәге һәр төзелеш рәсми документлар, закон нигезендә башкарылырга тиеш.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International