Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чаңгычылар старт алды
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Чаңгычылар старт алды
Кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен салкыннар да куркыныч түгел. Температура 25 градустан да түбән булуга карамастан, чаңгычылар Арча стадионына ярышка җыелды. Бу көнне биредә Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышлап чаңгыда узышлар үткәрелде.
Фәнил Гарәфиев үзе исән вакытта ук һәр ел гыйнвар ахырында чаңгы ярышлары оештыруны матур традициягә әверелдергән иде. Хәзер аны хатыны, “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева дәвам итә.
—Фәнил бик оста чаңгычы иде. Бу спорт төрен районда да җәелдерүне үзенә максат итеп куйды. Шуңа бу башлангычны дәвам итәргә булдым. Менә өченче ел инде аның истәлегенә ярышлар үткәрелеп килә. Быел да чаңгычылар Фәнилне ихтирам итеп чаңгы юлына баса, без җиңүчеләргә һәм катнашучыларга медальләр, кубоклар, махсус призлар әзерләдек,—ди Лилия Гарәфиева.
Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышларын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да катнашты.
—Фәнил Гарәфиев үзенең матур һәм изге эшләре белән танылып калды. Балаларга да, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышты. Аның тырышлыгы белән төрле чаралар оештырылды. Бүгенге чаңгы ярышлары шуларның берсе. Фәнил Гарәфиев кебек тырыш, кешелекле һәм изге күңелле булыгыз,—диде Любовь Осина чаңгычыларга мөрәҗәгать итеп һәм аларга уңышлар теләде.
Бу чаңгы ярышларында мәктәп укучылары гына түгел, әлеге спорт төрен үз иткән һәркем катнаша. Яңа Кенәрдән Гыйниятулла Гатауллин аны бер ел да калдырмый. 81 яшендә булуына карамастан, ул быел да чаңгы юлына басты.
—Фәнилгә карата ихтирам йөзеннән килдем. Чын чаңгычы мондый чараны калдыра алмый,—ди ул.
Гыйниятулла Гатауллин отставкадагы хәрби, 1954 елдан бирле чаңгы узышларында катнашкан, спорт мастеры исемен горур йөртә. Узган ел ул Универсиада утын да алып барды.
“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятендә эшләүче Нияз Әхмәдуллин да, 50 яшькә якынлашуына карамастан, мондый ярышларны калдырмый.
—Мәктәптә укыганда ук чаңгы, хоккей белән шөгыльләнә башладым. Шуннан бирле бернинди мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышам. Минем өчен җиңү түгел, күңелне тынычландыру мөһим,— ди ул.
Ярышлар берничә төркемгә бүленеп үтте. 22 мәктәп һәм Арча педагогика көллиятеннән 136 кеше катнашты. Урта Курсадан Фәнүзә Сәлахова, икенче мәктәптән Ринат Зыятдинов, Түбән Мәтәскәдән Лилия Рәхмәтуллина, беренче мәктәптән Илназ Ибәтуллин, Курса–Почмактан Ландыш Гыйлаҗиева, Арча педагогика көллиятеннән Александр Борисов, Руслан Исмәгыйлев, Дилә Кәлимуллина үз төркемнәрендә беренче урыннарны яуладылар. Командалар арасында Иске Кырлай, Лесхоз мәктәпләре, Арча педагогика көллияте беренче булды.
Соңыннан җиңүчеләргә медальләр, бүләкләр, җиңүче командаларга кубоклар тапшырылды. Өченче мәктәптән 2нче сыйныф укучысы Данил Сөләйманов —иң яшь, Яңа Кенәрдән Гыйниятулла Гатауллин иң өлкән чаңгычы буларак билгеләп үтелде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз