Ааерылмыйбыз, дигәннәр

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Ааерылмыйбыз, дигәннәр
Җылы көннәре белән гаҗәпләндереп башланган гыйнвар зәмһәрир суыклары белән тәмамлана. Апаз, Шушмабаш якларында салкыннар 38 градуска җиткән. Шунысы әйбәт — өйләребез җылы. Төннәр буе мичкә ягып чыккан чорлар да бар иде бит. Күп фатирлы йортларга аерым газ казаннары кую да шәп булды.
— Газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, — ди район газ куллану хезмәте җитәкчесе Ринат Гафуров. — Безнең районда Күпербаш, Зур Бирәзә авылларында гына көчле салкыннарда басым кими. Аларның икесендә дә бүлү шкафлары (“ШП”лар) берәр генә, ә соңгы елларда газ куллану артты. Шкафларны арттыру планда бар.
“Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев белән дә элемтәгә кердек.
— Зур проблемалар туганы юк, — диде ул. — Вак–төякләр булгалап тора инде. Тәүлек буе дежур оештырылган, ике котельный да нормаль эшли. Диспетчерлар су, җылылык турында ике сәгать саен мәгълүмат ала.
Бу көннәрдә урамнарда машиналар гына түгел, бала–чага да азрак күренә.
— Мәгариф һәм фән министрлыгының температура режимына карап эш итү өчен тәкъдимнәре бар, — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева. — Көчле салкыннарда автобусларны юлга чыгармыйбыз. Мәктәпләрдә гадәти эш режимы саклана. Килгән балаларны укыталар. Бездә 5503 укучы бар, 29 гыйнварда шуларның бер меңләбе укырга килгән иде.
Терлекчелек фермаларында хәлләр торышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов белән сөйләштек.
— Болай, гомумән алганда, хәлләр начар түгел, — диде ул. — Кыш киләсе турында алдан кайгырткан хуҗалыкларда ишек–тәрәзәләр дә җылытылган, транспортерлар да катмый. Җитәкче һәм белгечләр фермадан чыкмый торган көннәр бит бу. Хәзер әнә кайберәүләр чәйнек күтәреп кайнар су белән каткан торбаларны җебетеп йөри. Хәтта үз артларыннан ишекләрне яба белмиләр. Безнең хезмәткәрләр көн саен фермаларда була, әнә шул гади генә әйберләрне күрсәтеп, аңлатып, алар өчен ишекләрне ябып йөрибез.
Хәзер иң хәтәр темага күчәбез. Карак берне алып китә, янгын бернәрсә дә калдырмый, ди халык мәкале.
—Һава торышының кискен салкын торуы сәбәпле, соңгы ун көндә 6 янгын булды, — ди районның янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов. — Өйне җылыту өчен көнкүреш техникасы, электр приборлары кулланганда сак булырга кирәк!
Шушы салкын көннәрдә һәм төннәрдә мунчалар, гаражлар яна. 29 гыйнвар иртәсендә Түбән Аты авылында бер йортта чыккан янгын ике өлкән яшьтәге кешенең гомерләрен өзде. 1940 елда Колачы авылында, 1941 елда Түбән Аты авылында туган Хәләлия апа һәм Габбас абый Зариповларның янгыннан калган калдыкларын өй көлгә әйләнеп беткәч кенә таба алдылар. Икесе дә гомерләре буе намус белән хезмәт иткән, тыныч, әйбәт кешеләр булган алар. Күршеләре дә, авылдашлары да шулай ди. Габбас абый тәмәке дә тартмаган, соңгы елларда аяклары йөрми башлаган. Хәләлия апа да авырлык белән генә йөргән. Бик тату яшәгәннәр.
— Узган ел Габбас абыйны картлар йортына урнаштырмакчы булдык (аларның балалары юк), — ди Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев. — Туганнары өйләрен сатып Арчада фатир алып бирик, карарга якын булыр,— дип тә әйткәннәр. “Моннан беркая да китмибез, бер–беребездән аерылмыйбыз, үлсәк бергә үләбез”, — дигән алар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International