Хисаплар бирелде, бурычлар билгеләнде

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Хисаплар бирелде, бурычлар билгеләнде
31 гыйнварда Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссияләрнең берләштерелгән утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Утырышта дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин районда температура кискен түбәнәю белән бәйле хәл турында сөйләде, соңгы вакытта булган янгыннарның сәбәпләрен әйтте. Мичләр, электр җиһазлары төзек булсын, һәркайда саклык кирәк.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия-ләрнең 2014 елга эш планнары турында чыгыш ясады. Комиссияләр әгъзалары әлеге планнарны раслады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең Арча муниципаль районының стратегик үсешен координацияләү буенча беренче урынбасары Эльмира Хәстиева чыгышы Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасының үтәлеше, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне законлаштыру чараларына багышланды.
Арча муниципаль районының эшмәкәрләр берлеге рәисе Назыйм Сибагатов үзенең чыгышында эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә башкара торган эшләргә тукталды.
Районның финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев җирлекләрнең һәм бюджет учреждениеләренең 2013 елда энергетика ресурсларын экономияле тоту буенча эшчәнлегенә анализ ясады.
Шулай ук башкарма комитетның икътисад һәм финанслар бүлеге эшчәнлегенә хисап ясалды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International