Коррупциягә каршы тору

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
2008 елның 25 декабрендәге 273–ФЗ номерлы “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль Закон, Татарстан Республикасының 2006 елның 4 маендагы 34–ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында”гы Закон нигезендә һәм 2013 елның 25 декабрендәге 1610нчы номерлы Арча район башкарма комитеты карары белән 2014 елга Арча муниципаль районының Коррупциягә каршы максатлы программаны тормышка ашыру максатыннан, дәүләт власте органнарында, җирле үзидарәләрдәге вазифаи затларның коррупцияләнгән булуы турындагы барлык билгеле фактлар һәм Арча муниципаль районында коррупция белән бәйле хокук бозулар турында 8(84366) 3–13–23 номеры буенча хәбәр итә аласыз (җаваплы Д.З.Абдуллин).
Шулай ук Арча район Советы бинасы фойесында “ышаныч тартмасы” бар. Анда коррупция фактлары турындагы мәгълүматларны калдырырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International