Курсаның киләчәге ышаныч уята

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Курсаның киләчәге ышаныч уята
Бөтен гомерен иген үстерүгә багышлаган, быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Әхәт Шәрәфиев өчен узган елның иң истәлекле вакыйгасы — улы Рәмиснең Аланга, туган нигезгә кайтып, “Курса МТСы” ширкәтендә эшкә урнашуы була. Күпләр балаларын шәһәргә озатырга ашкынган заманда малаеның авылда калуына сөенүе гаҗәп тә кебек. Ләкин Курса җирлегендә яшәүчеләр арасында андыйлар шактый икән.
Быел пенсиягә чыгучы 6 хезмәткәр урынына узган ел нәкъ шуның кадәр яшь егет туган нигезләренә, күмәк хуҗалыкка кайтып төпләнгән. Димәк, хуҗалыкның, авылның киләчәге яшьләрдә ышаныч уята. Ә бу исә “Курса МТСы” ширкәте икътисадының тотрыклы үсешен раслаучы төп күрсәткеч. Хуҗалыкта яшьләрне эш белән тәэмин итү, хезмәт хакының (уртача 11 мең сумнан артык) вакытында түләнүе, пай җирләре өчен дә ел саен исәп–хисап ясалып барылуы, төзелеш алып баручыларга хуҗалыкның төрлечә ярдәм итүе, авылларда социаль объектларның тотрыклы эшләп килүе — болар бар да әлеге ышанычның нигезе. Алай гына да түгел, хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновның яшь гаи-ләләргә дәүләт программасы ярдәменнән файдаланып йорт төзергә булышуы да күпләрнең язмышын туган төбәге белән бәйләргә этәрә. Шул программа буенча соңгы елларда гына да Урта Курса җирлегендә 22 гаилә яңа йорт җиткергән. 2013 елда Алан авылыннан Мирзанур Шакиров, Сарай–Чокырчадан Рафис Гафуров, Югары Курсадан Айнур Хәсәнов гаиләсе дә бу бәхеткә ирешкән. Әхәт Шәрәфиев тә улы Рәмиснең әлеге программага керүендә хуҗалык җитәкчесенең яр-дәме зур булуын әйтте.
— Башкача мөмкин дә түгел. Без бит Арчага якын, Казанга йөрүче электричка да бездә тукталыш ясый. Тиешле шартлар тудырмасаң, халыкның көндәлек тормышы белән һәрдаим кызыксынып тормасаң, терлекче, механизаторсыз калуыңны көт тә тор, — ди хуҗалык җитәкчесе. Алдан күреп эш йөртүче тәҗрибәле җитәкче сүзләре. Быел аның “Курса” хуҗалыгы йөген тарта башлавына да чирек гасыр тула икән. Бер урында бу кадәр эш-ләүче хуҗалык җитәкче-ләре районда гына түгел, республикада да сирәк калды инде. Соңгы могикан дисәң дә була.
Хуҗалыкның хисап җые-лышы да бик үзенчәлекле узды. Мул табын артына утырган хезмәт алдынгыларын башта Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамовның иҗат төркеме, аннары укучы яшьләр сәламләде. Игенче, терлекче хезмәтенә хөрмәт белән сугарылган җанга якын җырларны тын да алмый тыңладылар. Бигрәк тә гомерләрен шушы хуҗалыкка багышлаган хезмәт ветераннарына хуш килде алар. Үзе бер тәрбия чарасы бит.
Дөресен әйтик, гадәттә мондый җыелышларда җи-тәкченең дә, баш белгечләр-нең дә чыгышлары уңышларга ирешергә өметләр зурдан иде, ләкин корылык комачаулады рухындарак була. Ләкин бу көнне мин зарлануны ишетмәдем. Киресенчә, баш икътисадчы Алия Габделфәртова, зоотехник Рафил Абдуллин, баш агроном Вилдан Дияров кырыс табигать шартларында да хуҗалык икътисадын үстерү юллары, продукция җитештерүнең үзкыйммәтен тагын да киметү турында җентекләп сөйләделәр. Рәүф Гыйлаҗетдинов та, уңышлар белән мактанмыйча, җитешсезлекләргә төп игътибарны юнәлтте. Бер үк шартларда эшләп тә терлекчелектә төрле күр-сәткечләргә ирешүнең сә-бәбе нидә? Басу культурасы нигә җитешми? Хезмәт дисциплинасын бозучыларга нинди чара күрергә? Ит җитештерү тармагы нигә зыянга эшли? Җитәкче докладында әнә шул сорауларга җавап бирергә тырышты.
Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, хуҗалык җитәкчесе дә курсалыларның ирешкән уңышларында, социаль өлкәдәге проблемаларны чишүдә район башлыгы Алмас Назировның өлеше гаять зур булуын билгеләп үттеләр һәм җыелышта мөхтәрәм кунак булып катнашуыннан файдаланып, хуҗалык хезмәтчәннәре исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Рәхмәт әйтерлек сәбәпләре күп курсалыларның. Узган ел өч Курсаны асфальт юл тоташтырды, ике өр–яңа таш күпер төзелде, Югары Курса авылы дәүләт программасы нигезендә су белән тәэмин ителә, быел Урта Курса мәктәбендә ныклап төзек-ләндерү эшләре башланды, йорт җиткерүчеләргә, каралты–кура яңартучыларга дәүләт ярдәме күрсәтелә, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга (ә биредә алар шактый күп) саву аппаратлары бирелә һәм башкалар...
— Сезнең янга мин бик рәхәтләнеп киләм. Башкаларга үрнәк булып эшлисез, яшисез. Йөзләрегез ачык, хезмәт нәтиҗәләрегез дә тотрыклы, — диде Алмас Назиров үзенең чыгышында. — Элекке елларда терлек торакларыгыз, техника паркыгыз искерә бара, күршеләрдән артта каласыз дип тәнкыйтьләргә туры килә иде. Күп тапкырлар кисәтә торгач, инде бу өлкәдә дә алга китеш сизелә. Курсада төзелгән ике яңа ферма, узган ел алынган техника моның ачык мисалы. Быел исә югары егәрлекле чәчү комплексы алырга ниятләвегез дә заманча фикер йөртә башлавыгызга дәлил. Район башлыгы җыелышта катнашучыларны 2013 елда районның социаль–икътисадый үсеше, алда торган бурычлар белән дә таныштырды. Соңыннан рәхмәт белдереп уңышлар теләде, хуҗалыкның хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International