Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ярый әле, сез бар
2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Ярый әле, сез бар
“Ак Барс–агро” (хәзер “Ак барс” агрокомплексы”) ширкәте төзелүгә быел ун ел тула икән. Әле кайчан гына муниципаль район башлыгы Алмас Назиров колхозчылар җыелышында районга инвесторлар киләчәге, бу зонадагы өч хуҗалыкны “Ак барс” холдинг компаниясе алырга теләк белдерүе турында сөйләгән иде. Вакыт бик тиз уза, әмма ул бик яхшы хөкемдар.
Шактый булды алар, инвесторлар. Бүген инде кайсы бар, кайсы юк. Шуларның иң игелеклесе “Ак барс” холдинг компаниясе булды. 3 февральдә Сикертәндә былтыр ачылган күп функцияле үзәктә узган җыелышта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров адресына бик җылы сүзләр әйтте.
— Бернинди проблемасыз эшлисез, бу минеке, бу синеке дип карау юк, — диде ул. — Бердәм булганда гына шундый уңышларга ирешеп була, хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Ширкәт директоры Шәйдулла Сәлахов үзенең чыгышында үткән елларны да искә алды.
— Бик авыр чорлар булды, — диде ул. — Колхозлар соңгы елларында хезмәт хакын да вакытында бирә алмый башлаган иде, эш шартлары да уңай булмады. Әти–әниләр шуларны күреп балаларын авылдан этәрә башлады. Әмма соңгы ун елда бар да үзгәрде, хезмәт хаклары елдан–ел арта, бүгенге уңайлыклар турында өлкән буын кешеләре хыяллана да алмый иде.
— Миңа төрле районнарда булырга туры килә, — диде үзенең чыгышында холдинг компаниясе департаментының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Хөсәенов. — Шуңа күрә чагыштыру мөмкинлеге бар. Безнең 19 агрофирма арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте иң алдынгы урынны тота. Игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек, нәсел эше белән ныклап шөгыльләнәсез, бөтен яктан акча эшлисез, бүгенге шартларда бу бик әйбәт.
Чыннан да, бүгенге көндә 12 чәчү әйләнеше белән эшләүче тагын нинди хуҗалык бар? Баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев узган елгы шартларда да ничек итеп иген-нәрнең гектарыннан уртача 42 центнер уңыш алып булганлыгын бик аңлаешлы итеп сөйләде (белгечләр, гомумән, бик әзерлекле чыгышлар ясады, моны район башлыгы да билгеләп үтте).
Баш белгечнең төп фикере — җирне алдап булмый. Минераль ашлама кертү әйбәт, әмма ул туфракның ачылыгын арттыра. Ширкәтнең басулары соры урман һәм көлсу туфрактан тора. Анда нәрсә җитми, нәрсә артык — шуны белмәсәң, уңыш турында нинди сүз алып барырга мөмкин?
— Узган ел 700 гектардан артык җир известьладык, — ди баш белгеч. — Бездә хәзер ачы туфраклы басулар юк.
Ширкәт басуларында 10 төрле бөртекле культураның 19 сорты игелә. Орлыкчылык иң югары дәрәҗәгә куелган. Үсемлекләрне саклауның кешегә һәм табигатькә зыян китерми торган биологик ысулларына күчә баралар.
Терлекчелектә дә шулай. Хәзерге вакытта ширкәт көн саен 30 тонна сөт сата. Бер литрының бәясе 24 сум. 93 проценты — югары сортлы.
Нәсел эше белән ныклап шөгыльләнәләр. Ясалма орлыкландыру технигы Зөлфия Миннеханованың узган ел республика ярышында беренче урынны яулап, Россия күләмендә дә сынатмавы күп нәрсә турында сөйли.
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина узган елгы эшләргә хисап тотты. Салымнар планнары үтәлгән, мәктәпләр, мәдәният учаклары, медпунктлар, мәчетләр, тормыш өчен кирәкле төрле хезмәтләр нормаль эшли. Биредә ширкәт, авыл җирлеге, мәктәп җитәкчеләре уртак тел таба белә, кирәк вакытта бәрәңгесен, чөгендерен дә алалар, амбарда да эшлиләр, терлек азыгы әзерлиләр. Ширкәт җитәкчелеге дә бер өлкәне дә ярдәменнән ташламый.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов алдынгыларга акча салынган конвертлар өләште, “Ярый әле, сез бар!” — дип һәркайсына җылы сүзләр әйтте.
Шундый матур җыелышка өлкән сыйныф укучыларының да чакырылуы тирән мәгънәгә ия. Алар өчен онытылмаслык дәрес булды бу.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз