Бер гаилә кебек

2014 елның 7 феврале, җомга
Бер гаилә кебек
“Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең хисап җыелышы башланыр алдыннан кунакка чакырылган хезмәт ветераннары Вил Сәлахов һәм Рәшит Зәйнәгытдинов белән аралаштык. Шушы хуҗалыкта берсе механизатор, икенчесе шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.
— Бабайлар тубал белән чәчкән чорларны да яхшы хәтерлим әле мин. Малай чакта ук чәчелмәгән җир белән ике арага эз салып барырга кырга алып чыгалар иде. Тракторның да кабинасызларында шактый изаландык. Хәзер инде техниканың ниндие генә юк. Яз көне түзмәдем, яңа чит ил тракторына утырып, басу әйләндем. Никадәр генә уңай шартлар булдырырга тырышсалар да, барыбер маңгай тирен түкмичә генә икмәк үстереп булмый икән, — ди утыз елдан артык трактор иярләгән Вил абый.
— Минем дә күңел түзми. Пенсиягә киткәндә үземә бирелгән “ГАЗ–51” машинасын кабызып, басуга орлык чыгарам. Үземнең дә йөрәк ярсуы басыла, азмы–күпме хуҗалыкка да ярдәм, — дип сүзгә кушылды Рәшит абый.
Менә шундый тынгысыз ветераннар, тырыш терлекче һәм механизаторларга бай булганга “Ватан” хуҗалыгы районда да, республикада да алдынгылар рәтендә. Әлеге җыенга муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Бөтен-дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның килүе дә очраклы түгел.
Хисап җыелышында хуҗалык җитәкчесе Мансур ага Әхмәтовның 2013 елда ирешелгән уңышлар турындагы сүзләрен зур канәгатьләнү белән тыңладылар. Ә саннар исә шактый катлаулы елда да хуҗалык икътисадының үсештә булуын раслый. Акча кереме, мәсәлән, 79 млн. 649 мең сум тәшкил итеп, узган елгыдан 3 млн. 347 меңгә арткан. Төп табыш чыганагы — терлекчелек. Көн саен ун тоннага якын сөт саталар. Айга 7 млн. сумлык. Башкалардан аермалы буларак, биредә яшь терлек үрчетү дә хуҗалыкка табыш китерә, чөнки “Ватан” хуҗалыгы республиканың нәселле терлек үрчетүче-ләре исәбендә.
— Таналарны тере килеш килограммын 170 сумнан бик теләп сатып алалар. Җиткереп булмый әле, — дип сөйләде җитәкче. — Әле генә 40ны алып киттеләр, тагын 200 башка заказ бар. Үстереп кенә өлгер.
Ашаган белми, тураган белә, ди халык. Керемнәр баш әйләнерлек кебек булса да, Мансур ага җитештерүгә киткән чыгымнарны да бөртекләп санап күрсәткәч, бик тиз җиргә төшәсең. Шунысы куанычлы, күмәк хуҗалыкның яшәү мәгънәсе булган гади хезмәт кешесе мәнфәгатьләре беренче урында биредә. Шактый зур коллективта (барысы 236 кеше) хезмәт хакы буенча бурычлар юк. Терлек азыгы да мулдан бирелгән. Алай гына да түгел, инде күп җирдә онытылып барган стаж өчен түләүгә генә дә 4,5 млн. сум тотылган. Моңа тагын премияләр, бушлай икмәк, ташламалы бәядән яшь терлек бирү дә өстәлә. Мансур аганың районда гына түгел, республикада да абруе зур булу нәкъ менә шул гади хезмәт кешесенең хөрмәтенә нигезләнә дә инде.
Хезмәттәшләренә йөрә-ген әрнеткән әйберләрне дә турыдан ярып әйтә ул.
Мансур ӘХМӘТОВ:
— Алты авылыбызга да юл бар, йортларыбызга газ, су кергән, социаль объектларыбыз гөрләп эшләп тора. Республика, район җитәкчеләренә рәхмәт, авыллар язмышына йөз белән борылдылар. Ә менә улларыбыз–кызларыбызны һаман да шәһәргә озата торабыз. 30 яшькә кадәрле бер генә механизаторыбыз да юк. Киләчәктә кем эшләр, кем кулына калырбыз? Әле ярый көнне–төнгә ялгап эшләүче өлкән буын терлекче, механизаторларыбыз бар. Ә менә уттай урак өстендә рөхсәтсез эш ташлап шабашкага чыгып китүчеләрне ничек аңларга? Авыр чакта алар да хуҗалык идарәсе ишек төбенә килеп баса. Кыш уртасында печән сорап килүчегә нәрсә дисең? Җәй көне билдән печән вакытында чалгы тоткан кеше юк. Ялкауланып барабыз түгелме?
Җитәкченең бу сораулары җыелышка чакырылган социаль учреждение хезмәткәрләре, өлкәннәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына да атап әйтелде. Һәркемгә уйланырга урын бар монда.
Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйковның чыгышын муниципаль район башлыгы Алмас Назиров республика күләмендә эталон–өлге итеп алырлык дип бәяләде. Шуңа күрә дә без бу докладны тулысы белән үзебезнең сайтка (arskmedia.com) урнаштырырга булдык. Аның белән танышкан һәр кеше Апаз авыл җирлегенең өченче ел рәттән беренче урынга лаек булуы сәбәпләрен аңлар дип уйлыйм. Авыл кешесенең бөтен тормыш рәвешен үз эченә алган ул.
— Шундый тирән эчтәлекле чыгышлардан соң өстәп әйтерлек сүз табуы да кыен. Бердәм, тәрбияле, гаять уңган халык яши бу җирлектә. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә эшегездән ямь, тормышыгыздан тәм табып яшәргә язсын, — диде район башлыгы. Районның узган елгы эш нәтиҗә-ләре, киләчәккә планнар белән дә таныштырды Алмас Әминович. Президентыбыз программасы буенча төзелеп килүче Пөшәңгәр авыл клубының май бәйрәмнәренә өлгерәчәген дә хәбәр итте. Шушы җирлеккә булган игътибары, ярдәме өчен җыелышта катнашучылар басып кул чабып, рәхмәтләрен белдерде.
—Миңа җыелышның барышы бик ошады. Бер гаиләдә туганнар арасында эчкерсез сөйләшү кебек булды ул, — диде Ринат Закиров та. Милләтебезнең нигез ташы булган татар авыллары язмышына бәйле тирән мәгънәле фикерләрен дә җиткерде халык ышанычлысы. Бөтен-дөнья татар конгрессы динебезнең, хатын–кызларыбызның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен үстерүгә юнәлдерелгән чаралары, моның матур үрнәкләре турында да сөйләде ул. Милли гореф– гадәтләребезне саклауга тагын да зуррак өлеш кертерсез дип, үзешчән фольклор коллективына сәхнә костюмнары тектереп бирергә дә вәгъдә итте.
Соңыннан муниципаль район башлыгы быел лаеклы ялга чыгучы хезмәт алдынгыларына бүләкләр һәм күпләп сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International