Мәдәният елы нәрсә вәгъдә итә

2014 елның 7 феврале, җомга
Мәдәният елы нәрсә вәгъдә итә
2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу ел мәдәният өлкәсенә нинди яңалыклар алып килер? Район мәдәният дөньясын нинди үзгәрешләр көтә?
Хисап җыелышында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов 2013 елда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, чишелмичә калган кайбер җитешсезлекләр белән беррәттән, Мәдәният елына билгеләнгән бурычлар белән дә таныштырды.
—Безнең алда, иң беренче чиратта, зәвыклы, әдәпле, югары культурага ия булган заман кешесен тәрбияләү бурычы тора,—диде ул.—Моннан берничә ел элек белем һәм культураны компьютер аша гына алырга омтылып китапханә, музей һәм кичке уеннардан читләшә башлаган яшьләрнең мәдәният учреждениеләренә тартыла башлавы куандыра.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел район мәдәният тормышында яңалыклар күп булган. “2012–2014 елларга Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният йортлары төзелеше” программасы кысаларында Сикертән һәм Симетбаш авылларында күп функцияле үзәкләр төзелде. 2014 елда Пөшәңгәрдә клуб сафка басачак. “Шулай да 11 мәдәният учреждениесе ныклап төзекләндерү таләп итә. Районыбыз китапханәләре республикада беренчеләрдән булып компьютерлаштыруны тәмамлады, инновацион технологияләр куллана башладылар. Музейларның да матди–техник базасы тулыланып тора. Районда тарихи яктан зур әһәмияткә ия булган истәлекле урыннарны саклап калуда да даими эш алып барыла. Тегесе юк, монысы юк, дип зарланучылар булырга тиеш түгел. Булганның кадерен белеп, дөрес итеп файдаланырга гына кирәк. Шулай ук күңелне борчыган мәсьәләләр дә бар. Сәнгать мәктәбендә, мәсәлән, эш өчен барлык уңайлыклар тудырылган, кадрлар җитәрлек, хезмәт хакы түләнә, ә хезмәт нәтиҗәсе уртача гына. Иҗади эзләнү, тырышлык җитми, тиешле чаралар күрелер дип ышанам”,—диде ул.
Мәдәният учреҗдениеләре хезмәткәрләренең күбесе югары һәм махсус урта белемле. Әмма, шулай да, кадрлар мәсьәләсе бу өлкәнең авырткан урыны. Районда белгечләр белән тәэмин ителеш 42 процент кына тәшкил итә. Сәбәбе—хезмәт хакының түбән булуы һәм торак мәсьәләсе. Узган ел мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакларына өстәмәләр, премияләр кертелгән, хезмәт хакы республика күләмендә 32,8 процентка арткан. Бүгенге көндә аларның уртача хезмәт хакы 9131,5 сум (белгечләрдә 12002,7, хуҗалык эшләре буенча хезмәткәрләрнең 6261,6 сум). “Эшнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру уңаеннан премияләр түләнелә башлады. Һәр хезмәткәрнең айлык эш нәтиҗәсе тикшерелеп, бәя бирелгәннән соң гына, яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр сыйфат премиясенә ия була,—ди Илнур Котдусов.—Бу хезмәтнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен эшләнә”.
Шулай ук ул мәдәният учреждениеләре башкарган эшләргә, ирешкән уңышларга, үткәрелгән чараларга тулырак тукталды, алдынгыларны билгеләп үтте.
Хисап җыелышында Арча балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова өстәмә белем бирү шартларында иҗади шәхес үсеше турында сөйләде, Яңа Кишет авылы китапханәсе мөдире Надия Йосыпова эш тәҗрибәсеннән чыгып китапханә хезмәтендә яңа алымнар белән таныштырды, Ашытбаш мәдәният йорты җи-тәкчесе Айгөл Фәйзрахманова авыл мә-дәният йортлары һәм клубларында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыруның яңа һәм традицион формаларын искә төшерде.
Җыелышта катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров халык мирасын, тарихын барлауны, шуларны торгызуны, саклауны быел да игътибар үзәгендә тотуны басым ясап әйтте.
—Арча—Татарстанның данлыклы үзәге. Төрле җирләр, газы, суы, хәтта уты кермәгән урыннар да бар. Аларда да татарлар гөрләтеп яши. Шушындый шартларда эшеңне җиренә җиткереп башкармау оят булыр иде,—диде ул үзенең чыгышында.—Әллә ни уйлап табасы юк. Татарның онытылып баручы матур гореф–гадәтләре бик күп әле. Шуларны торгызу белән шөгыльләнергә кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә тукталды, киңәшләр бирде.
—Мәдәният учреждениеләренә яшьләрне күбрәк тарту, телебезне, рухи байлыгыбызны саклау, һәр җирлектә милли мирасыбызны барлау, үстерү өстендә эшләргә кирәк,—диде ул.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International