Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәзер газ өчен дә онлайн–банк аша түләп була
2014 елның 7 феврале, җомга
Хәзер газ өчен дә онлайн–банк аша түләп була
Коммуналь хезмәтләр, штрафлар, балалар бакчалары өчен түләүнең төрле ысуллары турында без һәрдаим язып торабыз. Күпләр моңа ияләнеп бетте һәм түләүләрне Интернет аша башкаруның бар яктан да отышлы булуына инанды. Вакыт та, акча да янга кала.
Тик май аеннан башлап республиканың дәүләт хезмәтләре порталында да, онлайн–банкның шәхси кабинетында да, ни өчендер, газга түләп булмый башлады. Бүген, ниһаять, штрих–код кертү белән бәйле җитешсезлекләр бетерелде дип әйтә алабыз.
Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүләрнең тәртибен кабатлап аңлатабыз.
Теләсә кайсы Интернет–браузерның эзләү юлында “ТР дәүләт хезмәтләре” (“Госуслуги РТ”) дигән сүзне кертәбез һәм эзләргә дигән сылтамага басабыз. Тәкъдим ителгән исемлектән “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы http://uslugi.tatar.ru” (“Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан http://uslugi.tatar.ru”)ны эзлибез. Кагыйдә буларак, Ул исемлектә беренче булып тора. Шулай итеп, дәүләт хезмәтләре порталына килеп чыгабыз.
Хәзер сайтта теркәлергә кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә? “Теркәлегез. Кәрәзле телефон номерыгызны кертегез” (“Зарегистрируйтесь. Введите номер мобильного телефона”) дигән юлга номерны язасыз (беренче “8”дән башка) һәм “Куллану кагыйдәләре белән риза” (“С правилами пользования согласна”), аннан соң “СМС белән пароль алырга” (“Получить пароль по СМС”) сылтамасына басабыз. Берничә минут эчендә телефоныгызга пароль (9–10 урынлы сан) белән мәгълүмат килә, бу санны “Парольне кертегез” (“Введите пароль”, ул телефон номеры астында чыгачак) юлына кертәбез. Аннан соң —“Керергә” (“Войти”). Шулай итеп, шәхси кабинет дигән бит чыга.
Шәхси кабинетны көйләү өчен биш адым ясарга киңәш ителә: автомобиль, салымнар, торак–коммуналь хез-мәтләр, балалар һәм башка мәгълүмат. Әгәр коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычыгыздан, штрафлардан һәрдаим хәбәрдар буласыгыз, табибка җайлы һәм тиз языласыгыз килсә, аларны тутыра аласыз. Бу бары бер тапкыр эшләнә, тик башка вакытта шәхси кабинетка кергәндә бу мәгълүмат инде экранда күренеп торачак. Ә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларыгыз булса, андый мәгълүмат телефоныгызга да СМС–хәбәр рәвешендә килеп барачак. Әгәр дә вакытыгыз тыгыз булса, бу мәгълүматны башка вакытта да тутыра аласыз.
Бүген без газ өчен түләргә өйрәнәбез. Моның өчен порталда күрсәтелүче хезмәтләр исемлегенә керергә һәм “Халык өчен электрон хезмәтләр” (“Услуги в электронном виде для жителей”) сылтамасын табып, “Торак-коммуналь хезмәтләр”гә (“ЖКХ”) басабыз, “Коммуналь хезмәтләр өчен түләү” бите ачылачак, “Газ өчен түләү” (“Оплатить за газ”) сылтамасына басабыз. Килеп чыккан биттә газ белән тәэмин итү яки техник хезмәт күрсәтү өчен килгән квитанциянең штрих–кодын (28 урынлы сан) кертәбез. “Дәвам итәргә” (“Продолжить”) сылтамасына басабыз. Икенче тәрәзәчектә сумма, исәпләү приборы күрсәткечен һәм күрсәткеч алган көнне кертәбез. “Дәвам итәргә”, “Түләүче турында мәгълүмат” (“Информация о плательщике”) дигән тәрәзәчек чыга, анда түләүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, адресын язарга кирәк. “Дәвам итәргә”. Түләүне расларга һәм банк (хезмәт хакы, пенсия...) картасы буенча иясенең исемен, 16 урынлы номерын, картаның гамәлдән чыгу вакытын, өчсанлы код (картаның икенче ягында) кертергә. “Дәвам итәргә”. Шуннан соң түләүнең уңышлы башкарылуы турында мәгълүмат чыгачак. Башкарган түләүләр турындагы мәгълүматыгыз “Операцияләр тарихы”нда (“История операции”) сакланып бара һәм сез үзегезгә уңай вакытта аларны бастырып ала аласыз.
Гөлназ
ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз