Ессентукида бушка дәваландык

2014 елның 7 феврале, җомга
Ессентукида бушка дәваландык
Район мәгариф учреждениеләре эш бирүчеләре һәм профсоюз оешмаларының башлангыч профсоюз комитетлары җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Анда ике арадагы килешүнең үтәлеше турында сөйләшенде һәм 2014—2016 елларга яңа килешү төзелде. Киңәшмәдә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз комитетының социаль яклау буенча баш белгече Гөлсинә Гафарова һәм Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова катнашты.
Профсоюзның көче — гади халыкны яклау, аның мәнфәгатьләрен кайгырту. Районда, гомумән, ил буенча мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы иң көчле армия санала. Аларның иң зур казанышы — укытучыларга һәм тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттыра алдылар.
— Лаеклы хезмәт хакы алган очракта гына эшкә күңел үсә, — ди иң ерак авылларның берсе Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов. — Авыл укытучысының да хезмәт хакы бермә–бер артты. Узган ел беренче елын эшләгән яшь укытучы айга уртача 16 мең сум хезмәт хакы алса, тәҗрибә туплаганнарныкы якынча 25 мең сум чыга. Бу мәктәпне кадр-лар белән тәэмин итүгә дә уңай йогынты ясый, педагогтан укыту сыйфатын да таләп итеп була.
Хезмәт кенә түгел, педагогка ял да итәргә кирәк. Ә бу турыда, әлбәттә, профсоюз кайгырта.
— Физик тәрбия бирү өлкәсендә эшли башлаганга 17 ел, — дип сөйли 7нче мәктәпнең (Айван) физкультура укытучысы Булат Гәрәев. — Мәктәпләрдә башлангыч профсоюз оешмалары арасында оештырылган спорт ярышлары турында аерым әйтеп үтәсе килә. Ярышлар, спортның төрле төре буенча сентябрьдән башланып, майда гына тәмамлана. Хәтта йөзү буенча да үзебезне сыныйбыз. Узган елгы спартакиадада безнең команда икенче урынны алды. Район профсоюз комитеты безнең теләк буенча гантельләр һәм спорт кием-нәре бүләк итте. Менә әле яңа гына шашка, шахмат, кул көрәше, өстәл теннисы буенча беренче урынны алдык. Мәктәптә спорт белән даими шөгыльләнсәң генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Моның, әлбәттә, сәламәтлеккә дә файдасы бар.
Узган ел башлангыч профсоюз оешмаларының 70 кешесе шифаханәләрдә дәваланып кайткан.
— Июльдә хезмәттәшем Мөнирә Сабирова белән Кавказ таулары ягына, минераль сулар белән дәвалаучы Ессентуки шәһәренә шифаханәгә бардык, — дип сөйли 2нче мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Гамбәрә Кәримова. — Үзебезнең профсоюз оешмасы аша бушка диярлек 18 көнлек шифаханәдә күпме дәва, шифа алып кайттык!
Педагогларга, пенсия яше җитмәсә дә, эшләгән елларына карап (25 ел) пенсия акчасы бирелә. Һәркем вакыты җитүгә моны алырга тырыша. Менә шунда төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин.
— 1974–1976 елларда Германиядә армия хез-мәте үттем, — дип сөйли агросәнәгать көллияте филиалында һөнәргә өйрәтү остасы Илдар Ибраһимов. — Шул елларым педстажга кермәгән иде. Профсоюз оешмасы яр-дәме белән суд тордык һәм оттык. Узган ел мин мәгариф өлкәсендә эш-ләгән елларым өчен пенсия ала башладым.
— Социаль гарантияләр (больничныйсыз эшләсәң, түләүле 3 көн чираттагы ялга өстәлә һ.б), 25 мең сумга кадәр ярты елга процентсыз ссуда, кыскасы, һәрнәрсә килешүдә язылырга тиеш, — дип искәртте мәгариф хезмәт-кәрләре профсоюзы район комитеты җитәкчесе Вакыйф Харисов.
Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы эше турында бик озак сөйләп булыр иде. Шушы урында нокта куеп, бер генә нәрсәне әйтәсе килә: педагоглар тормышның алгы сызыгында, димәк, аның профсоюзы да лидерлыкта булырга тиеш.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International