Барбарислы сукмаклар мәчеткә илтә

2014 елның 7 феврале, җомга
Барбарислы сукмаклар мәчеткә илтә
Мөрәледә ел саен гошер сәдакасы итеп бәрәңге җыялар икән. Хәләл малның бәрәкәте гошердә икәнлеген аңлатып, бу эшнең башлап йөрүчесе дә, дәвам иттерүчесе дә авылның имам–хатыйбы Расип Нәбиуллин. Аның авылдашларын дингә тарту өчен янып–көеп йөрүе, балаларда дингә мәхәббәт тәрбияләү өчен ел да лагерьлар оештыруы, улларының шунда йөрүе һәм мәчет каршындагы мәдрәсә ярдәме белән башлангыч дин сабаклары алуы турында шушы авылда яшәүче танышым Розалия Фәйзрахманова әйткән иде. Узган ел Расип абыйның үзе сөйләгәне дә хәтердә.
— Лагерь эшләгән вакытта болынга печәнгә төштек. Мәчеттә балалар үзләре генә калды. Намаз вакыты җиткәч, авыл киңлегенә азан тавышы яңгырады. Шәкертләрем — лагерьга йөрүче малайлар азан әйтә икән. Тырышлыгымның бушка узмавын аңлап күңелләрем тулды, — дигән иде. Узган ел мәчеткә юл төшкәч, урамнан Аллаһ йортына илтүче сукмак буйлап озата баручы барбарис куакларындагы ачы җимешләрне күреп сокланганым истә калган. Аларны авылдашлары Шамил Хаҗиевның изге нияте белән мәчетне салган егетләр утырткан икән.
Шушы көннәрдә кулыма Расип хәзрәтнең Мөрәле мәхәлләсенең күрсәткечләрен чагылдыручы тоташ саннардан торган хисап язуы килеп керде. Нинди генә графа юк анда: халык саны, уртача яшеннән башлап, мәчеткә намазга йөрүчеләр саны, кергән акча (фитыр сәдакасы аерым алып барыла), чыгымнар (нинди юнәлешләрдә тотылган), һәммәсе сыйган. Мондый төгәллекне, гадәттә, немецларда була, диләр. Төгәл, эшен җиренә җиткереп башкарырга яратучыларга кайчак үз итеп, холыкларындагы шул сыйфатларына басым ясап, “нимес” дигән кушамат та тагалар. Хисабыннан күренгәнчә, дини юнәлештә халык белән бар көчен биреп эшләгән “нимес” мулла белән очрашу уе беркөн Мөрәлегә алып китте.
Икенде намазы вакыты җиткәндә күрештек Расип хәзрәт белән. Күрешүгә, игътибарны иң элек урам яктан мәчет коймасына сәдака өчен куелган тартма җәлеп итте. “Авыл кешеләре арасында мәчеткә керергә кыймаганнары да бар, шуңа монда куйдык”, — дип аңлатты, каршы алырга чыккан хәзрәт. Әлеге адым башка мәхәлләләр өчен дә үрнәк.
Авыл күгенә бәрәкәт иңдереп мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырый башлады. Расип хәзрәтнең моңлы тавышы күңелгә әллә нинди якты хисләр тутырды. Мәчете дә нурлы, якты, бар җирдә пөхтәлек. Ул арада Розалия абыйстайдан гыйлем алырга ике кызчык килеп керде. Шөкер, киләчәге өметле икән, дип, авыл өчен куанып куйдым.
— Биш вакыт намазын да мәчеттә укырга тырыша, — ди авылдашлары Расип хәзрәт турында. Шулайдыр, үзен Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә иман нуры таратучы итеп җибәрелгәнен аңлаган кеше бүтәнчә була да алмый. Алда әйтелгән исәп–хисап турында сүз башлыйм. “Төгәллек, саннар белән эшләү дигәндә миңа гына бир”, — дип елмая ул. Баксаң, гомере саннар чүпләп үткән икән: озак еллар авылда бригадир, аннан колхозда икътисадчы, соңрак, лаеклы ялга чыкканчы, Яңа Чүриле психоневрологик интернатта склад мөдире булып эшләгән. Яшьлек еллары коммунистлар чорына туры килсә дә, иман орлыклары сибелгән күңелнең дини сабак алырга ашкынуын тыеп буламы соң?! Ул теләк синең кесәңдә юллык акчаң булмавына да карамый (колхозларның хәле авыр еллар), күңелне алгысытып Арча мәдрәсәсенә әйди. Кайчак юллык акчаны бурычка алырга туры килсә килә, бара Расип абый мәдрәсәгә. Анда ярты еллап укыгач, Казанга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә юл ачыла. 2005 елда, авылда мәчет ачылгач, аны бертавыштан имам–хатыйб итеп сайлыйлар. Саннардагы чыгымнарга килгәндә, шул чыгымнарны төгәллек белән исәпләп барганга, мәчеткә кергән акча ут, газ өчен түләүләргә дә, лагерь, хуҗалык, документ эш-ләре өчен дә җитә. Ә ярдәм кирәк булганда шушы мәчетне төзүдә булышкан авылдашлары, бүгенге көндә Казанда эшмәкәр Шамил Хаҗиевка бер сүз җитә.
Гошер сәдакасын кемнәргә өләшүе турында кызык- сынуым да көчле. Гошер ятимнәр, мескеннәрдән тыш хөкүмәттән стипендия алып яки бер тиен дә алмыйча укучыларга тиеш дип, ел да Казанга малайлар пансионатына илтеп тапшыра икән Расип абый. Гомәр р.г.дә: “Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма тоттырсалар, бер шәкертнең авызына каптырыр идем”, — дигән гошер хакында.
Хәләле Фәнирә апа белән иманлы, игелекле, тырыш биш бала тәрбияләп үстереп, Аллаһы Тәгалә алдында савапка ирешеп яши Расип хәзрәт. Кечкенәдән хезмәт белән, үзенең кырыс тәрбия ысулларын кулланып, спортка җәлеп итеп үстерә балаларын тынгысыз ата. Ә бүген шул тәрбиянең җимешләрен тату нинди күңелле: намаз иясе балаларының укытучы хезмәтендә ирешкән уңышлары, көрәшче улларының Сабантуйларда батыр калуы турында ишеткәндә атаның җанында горурлык тантана итә.
Аллаһы Тәгалә бер генә очрашуны да очраклык дими. Димәк, мине дә бирегә иманлы бәндәнең акыллы киңәшләрен ишетергә насыйп булу тартып китергән.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International