Изге гамәлләр эш белән күренсен

2014 елның 7 феврале, җомга
Изге гамәлләр эш белән күренсен
Утар Атыдан Фәнис Мостафин үзенчәлекле шәхес. Берәүләр акча юклыктан зарланганда, икенчеләре кешегә ярдәм күрсәтү өчен соңгы тиенен дә чыгарып бирергә мөмкин. Фәнис нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Мин аның белән беренче тапкыр урманчы булып эшләгән вакытында очраштым. Аннан инде “Җырлы гаилә”, “Игезәкләр” бәйгеләрендә гаиләсе белән таныштым. Шунда аның нинди бала җанлы әти булуына игътибар иткән идем. Хәзер ул фермер һәм мәктәп укучыларына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булган хәйрияче. Характеры да үзенчәлекле—кызу канлы, тәвәккәл, кешелекле, шул ук вакытта йомшак күңелле һәм изге йөрәкле.
Гомере буе аны шул тәвәккәллеге, кызулыгы озата бара да инде. Башына бер уй килә икән, тормышка ашырмыйча күңеле тынычланмый. Урманда эшләгәндә, урман полосасы януы турында ишетә. Ике дә уйламыйча берүзе янгынга каршы көрәшә башлый. Фермерлык турында сүзләр куера башлагач, ул яңалыктан да читтә калырга теләми, тәвәккәлләп гаилә фермасы булдыра. Авылдагы биш ферманың өчесен саклап кала. Хәзер аның 24 баш сыеры, 100 гектар печән җире һәм...бу өлкәдә киләчәккә кызыклы планнары бар. Сүтелгән фермаларның ташларын урнаштырырга да урын таба. Авыл урамнарына җәюне оештыра. Халык та бик риза булып күтәреп ала, Фәнис үзе тракторын, солярын бирә, эшләгән өчен авылдашлары түли. “100дән артык машина таш кына салынды”,—ди ул. Бер машина ташның күпме торуын исәпкә алганда, никадәр әрәмгә яткан байлык кешегә файда китергән. Авыртып киткәч, дин китаплары укырга тотына. Аннан, үзе дә сизмәстән, дингә тартылып китә. Инде өченче елын Арча мәдрәсәсендә белем ала, авылга имам итеп тә сайлап куялар үзен.
—Кайда бушка эшләргә кирәк, шунда мин,—ди Фәнис.—Башкармаган эш калмый бугай инде. Менә зират коймасын тота башладык. Үземнең дә өлеш керде, авыл халкы да бик булышты. Карт агачларны кистек, 200 метр арага койма кордык. 200 мең сумга төште. Мәчет төзекләндерелде, утлар кертелде. Мәчетебез, Аллага шөкер, гөрләп тора. Мәдрәсәбездә 20дән артык бала белем ала. “Кешегә бер әйбер бирсәң, ике итеп кайтарырмын, дигән Аллаһы Тәгалә. Изге гамәлләреңне тел белән түгел, эш белән күрсәтергә кирәк”.
Ә Фәнис Мостафинның андый изге гамәлләре бик күп. Бер елга 350 мең сумлык ярдәм генә күрсәткән ул. Кечерәк кенә фермер хуҗалыгыннан күпме табыш аладыр дип уйлыйсыз? “Аллага шөкер, торырга йортым, йөрергә машинам бар. Булган байлыкка шөкерана кылып яши белергә кирәк. Гаиләм тыныч, балаларым сау–сәламәт. Менә шунысы аның иң зур байлык. Мин күбрәк мәктәп укучыларына ярдәм итәм. Балаларны сөендерүдән үземә тәм табам. Ял итеп кайт дип бер миллион сум тапшырсалар, мин аны балаларга бирер идем”—ди ул.
Чыннан да, аның мәктәпкә күрсәткән ярдәмен санап кына бетерерлек түгел. Мәктәп директоры Булат Сафин һәм укыту эшләре буенча директор урынба-сары Резеда Гыймадиева белән сөйләшеп утырабыз. “Элек–электән бәйрәмнәр үткәргәндә балаларга бүләкләр ала иде ул. Ничә еллардан бирле югары сыйныф укучыларына да Кыш бабай бүләкләре әзерли. Моннан тыш, ике комплект тавыш көчәйткеч белән микрофон, бинаны төзекләндерү өчен буяулар, узган ел мәктәп яны участогы өчен теплица алып бирде, мәктәп капкасын эш-ләтте, якын–тирә авыл балаларын берләштерү максатыннан укучылар форумы, укытучылар һәм укучылар өчен төрле экскурсияләр оештырды. Быел иң яхшы укучы 15 баланы Волгоградка алып баруны планлаштыра”. Артыннан йөреп, мәктәптә бию түгәрәге булдыра, укытучының юл чыгымнары өчен түләп бара, сәхнә костюмнары тектерә, магнитофон алып бирә. Шул ук вакытта өлкәннәр турында да онытмый Фәнис. Өлкәннәр көнендә Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованы чакыртып, чәй өстәле артында чын бәйрәм ясый.
Узган атнада да ул авылдашларына бәйрәм бүләк итте. Көндез хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы булса, кичкә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировны чакырды. Бу чаралар аңа 40 меңгә төшә. “Эш акчада түгел, иң мөһиме—авылдашларым сөенде”,—ди ул. Чыннан да, акча турында уйлап тормый ул, сәдака акчаларын да мәктәп укучыларына бирә, кесәсе буш булса, кибеттән яздырып алып булса да балаларга булыша. Хоккей мәйданчыгын да Булат Сафин белән бергә эшләп чыгалар. Янында гына чишенү өчен спортзал да бар. Аны да төзекләндерүне планлаштыра Фәнис. Аннан 50 мең сумга балаларга хоккей киемнәре сатып алып бирә. Хәзер арчалылар да Утар Атыга хоккей уйнарга йөри. Авыл балаларының район җыелма командасына чакырылуы да юкка гына түгел. Узган атнаны ярышка биш мәктәптән хоккейчылар килгән иде. Бу юлы да Утар Аты командасы беренче урынны алды. 5нче гимназия командасы — икенче, Яңа Кырлай өченче булды. Ярышта Яңа Кенәр лицее, Арчаның 7нче мәктәбе командалары да катнашты.
Авылда Фәнис Мостафин кебек кешеләр булу бик яхшы. Ул изге гамәлләр эшләүдән тәм таба. “Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек биргән. Ә тапкан маллар бар да калачак бит. Шуңа мөмкин булганча башкаларга бирергә кирәк. Яхшылык җирдә ятмый, үзеңә үк меңе белән игелек булып кайта”,—ди изге күңелле иганәче.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International