Ана телендә дәресләр үткәрү—телне саклауның бер төре

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Ана телендә дәресләр үткәрү—телне саклауның бер төре
Узган атнада Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар теле: традицияләр һәм новаторлык” дигән темага багышланган республикакүләм семинар үтте. Анда 23 районнан мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, районнардагы милли кадрлар әзерләү үзәге белән элемтәдә торучы белгечләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре катнашты.
—Бөек Тукай, Курсави, Мәрҗани, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал кебек күренекле шәхесләрне биргән Арча төбәгендә очрашуыбыз белән котлыйм,—дип башлады сәламләү сүзен Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров.—Соңгы елларда татар телен өйрәнүгә игътибар артты. Бу киңәшмә дә туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерүгә бер адым булыр дип өметләнәм.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та бүген милли тәрбия бирүнең кирәк-легенә басым ясады.
—Арчада туган тел яшәмәсә, кайда яшәргә тиеш?—дип башлады ул сүзен.—Милләтнең эчке потенциалы зур. Тарихы гына түгел, бүгенгесе дә сокланырлык. Әлегә кадәр милләтебезнең рухи байлыгын дөньяга кайтарып бетерә алган юк. Монда укытучыларның ярдәмләшеп, берләшеп эш итүе кирәк. Шуңа бу семинар соңгы очрашу булмасын.
Семинарда чыгыш ясаучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы күп мәсьәләләрне күтәрде. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Алсу Шәрипова киләчәктә татар телен онлайн режимында өйрәтүне, аны балалар бакчасыннан ук башлауны, дөньякүләм масштабта үзләрен таныту өчен сәләтле балалар белән эш алып баруны, татар мәктәпләрендә барлык фәннәрне дә татар телендә укытуны, шул ук вакытта рус төркемендәге балаларны татар теленә өйрәтүгә дә игътибарны киметмәүне максат итеп куйды.
Филология фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты доценты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең югары уку йортлары атказанган укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова татар телен укытуда яңа тенден- цияләр белән таныштырды, педагогия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Мингаян Мозаффарова укыту–тәрбия процессын оештыруда татар теленең кулланылыш даи-рәсен киңәйтү ысулларын әйтте, Арча педагогика көллияте укытучылары Фәридә Гайфуллина сыйфатлы белем бирүдә Сингапур укыту системаларының әһәмияте турында сөйләде, Люция Сабирҗанова мәк-тәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү мәсьәләләренә тукталды.
—Ана телендә дәресләр үткәрү—телне саклауның бер төре. Математиканы да татар телендә укыту телебезгә файда түгелмени? Бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып төгәл фәннәрне русча укытабыз, диләр. Барлык фәннәр дә татар телендә алып барылган татар мәктәпләрендә имтиханнарны бирми калган балалар бармы соң? Уставта ана телендә укыту, дип язып куеп, татар телендә белем бирергә кирәк,—диде Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясе директоры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Камәрия Хәмидуллина.
Соңыннан семинарда катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләде, ачык дәресләрдә булды. Ул көнне кунаклар “Әлифба” музеена экскурсия дә ясады.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International