Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кече һәм урта бизнес үсештә
2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Кече һәм урта бизнес үсештә
5 февральдә Арча муниципаль районында кече һәм урта бизнесның үсеш йомгакларына, 2014 елдагы бурычларга багышланган киңәшмә булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе вәкиле, эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге җитәкчесе, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе, бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, район территориясендә контрольлек һәм күзәтчелек итүче дәүләт органнары вәкилләре катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең Арча муниципаль районының стратегик үсешен координацияләү буенча беренче урынбасары Эльмира ХӘСТИЕВА үзенең чыгышында икътисадны реформалау һәм цивилизацияле базар мөнәсәбәтләре урнаштыру, көндәшлек арту шартларында кече һәм урта эшмәкәрлекнең аеруча мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Нәкъ менә кече һәм урта бизнес бигрәк тә авылларда күп кешеләргә тормышта үз урынын табарга, гаиләне тәэмин итәргә, оештыру, эшлеклелек һәм иҗади көчләрне тулырак ачарга булыша, шулар белән бергә районның социаль үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүгә уңай йогынты ясый. Шуларны исәпкә алып, дәүләт тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатында күп кенә программалар кабул ителде. Эльмира Ирековна киңәшмәдә алар белән дә таныштырып үтте. Без аңа соңыннан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Сез бизнес җәмәгатьчелеге белән берлектә үткән киңәшмәгә нинди өметләр баглыйсыз?
— Минем уйлавымча, мондый киңәшмәләр мөһим вакыйга булып тора, чөнки алар дәүләт органнары һәм бизнес вәкилләренә районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең стратегик юнәлешләре, өстенлекләре, балансланган сценарие турында фикер алышу мөмкинлеге бирә. Мин мондый очрашулар эшмәкәрләргә эшчәнлекләре барышында килеп чыккан проб-лемалы мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр дип өметләнәм.
— Бүгенге көндә эшмәкәр-ләрнең нинди проблемалары аеруча кискен тора?
— Киңәшмәдә эшмәкәрләр контрольлек итүче органнарның максаты тәртип бозуларны профилактикалау түгел, ә җәза һәм штраф салу булуын аңламауларын белдерде. Бу салым салу системасының камил булмавы һәм кайбер норматив актларның капма–каршылыгы, кредит һәм заемнар алганда финанс кыенлыклары белән бергә кече эшмәкәрлекне үстерү темпларын тоткарлый. Без проблемаларны тикшергәндә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкиле җәмәгать кабул итү бүлмәсенең Арча районындагы вәкиленең низаглы хәлләрне көйләү буенча комиссия төзү турындагы тәкъдимен кабул иттек.
Бүген, әлеге мөмкинлектән файдаланып, район газетасы аша эшмәкәрләргә анкета сорауларына җавап бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәм.
Бу безгә цивилизацияле, конструктив әңгәмә форматында проблемаларны тикшерергә һәм иң рациональ чишелеш табарга ярдәм итәр.
— Дәүләт эшмәкәрлеккә нинди ярдәм күрсәтә?
— Эшмәкәрлеккә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турындагы сорау бик мөһим. Дәүләт эшмәкәрләргә тәкъдим итә торган программалар: лизинг-ка җиһазлар алуны үстерә торган “Лизинг–Грант”, инновацион продукция эшкәртү һәм кертүне тормышка ашыручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм, эшмәкәрлек субъектларына электр хуҗалыгы объектларына тоташу, энергия саклау чараларына, шулай ук энергетик тикшерүләргә киткән чыгымнарны түләүгә субсидияләр, Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының белем алу хезмәтләре чыгымнарына субсидияләр, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының йөкләмәләрен башкаруны тәэмин итүгә гарантия фонды, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм һәм башка кайбер программалар.
Эшмәкәрләр нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен үзвакытында яңа программалар белән танышырга, аларда үзләре өчен мөмкин булган файданы алып катнашырга тиешләр дип уйлыйм.
Районда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге, фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе эшли, алар дәүләт ярдәме программаларында катнашу өчен консультация бирәчәкләр, кирәкле документларны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр.
— Район икътисадында кече һәм урта бизнесның роле нинди?
— 2013 елда район бюджетына кече һәм урта бизнестан кергән салымнар 30,2 процент тәшкил итә. Кече һәм урта бизнесның тулай территориаль продукттагы өлеше — 25,7 процент. Россиядә уртача 21 процент. Татарстанда план күрсәткечләре нигезендә кече һәм урта бизнесның өлеше 2015 елга 34 про-центка кадәр артырга тиеш.
Әйләнеш күләменә иң зур өлешне күпләп һәм ваклап сәүдә итү, төзелеш, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче кече һәм урта предприятиеләр кертә, җитештерү өлкәсенә бераз гына туры килә.
Шуңа бәйле рәвештә берничә ел дәвамында эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре һәм чаралары нәкъ менә җитештерү секторына юнәлдерелгән.
— Районда эшмәкәрлекне үстерүнең перспективалары нинди?
— Мин безнең районда эшмә-кәрлекне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган дип уйлыйм. Районда йөзләгән буш һәм файдаланылмый торган күчемсез милек объектлары бар. Аларның күбесен эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланырга мөмкин. Болар — яхшы инвес-тиция мәйданчыклары һәм без аларны рациональ файдалану буенча тәкъдимнәрне тыңларга, кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Гаилә фермалары оештыру өчен мөмкинлекләр дә җитәр-лек дип исәплим.
Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә ашлык, бәрәңге, итне тирәнтен эшкәртү аеруча мөһим.
Арча районы милли аяк киемнәре җитештерү белән дан тоткан еллар да бар иде. Эшмәкәрләргә ник әлеге кәсепне торгызуга алынмаска?
— Эшмәкәрләргә нинди те-ләкләрегез бар?
— Көчле рухлы, эшчән кеше генә эшмәкәр була ала. Аларга, беренче чиратта, нык сәламәтлек, барлык планнарының тормышка ашуын, бизнесларының уңышлы һәм табышлы булуын телим.
Без барыбыз да Арча районында яшәүчеләр икәнлегенә игътибарны юнәлтәсе килә. Биналарны, алар янәшәсендәге территорияләрне тиешле тәртиптә тоту барыбыз өчен дә өстенлекле бурыч булып кала. Без милеккә битараф караш, ташландык хәлдә тоту күренешләренә юл куймаска тиешбез. Андыйлар да бар әле. Моңа мисал итеп элеккеге “Агроснаб”, крахмал заводы, Яңа Кенәр яшелчә киптерү заводын китерергә мөмкин.
Предприятиеләр районыбызда яшәүчеләр мәнфәгатьләренә эшләргә тиеш.
Нәкъ менә семинарларда, хакимият органнары һәм аларның вәкилләре белән очрашуларда күп мәгълүмат алып була. Эш-мәкәрлеккә ярдәм үзәге аша иннополис Университетында “Венчурный капитал” программасы буенча өстәмә белем алу мөмкинлеге һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның сыйфат премияләренә ачык конкурс үткәрелүе турында хәбәр иттек. Әле вакыт бар, мондый мөмкинлек-ләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.
Эшмәкәрләр белән район газетасы битләрендә мондый очрашулар дәвам итәчәк, эшмәкәрләргә безнең ишекләр ачык.
Бу сүзләрнең хаклыгына әлеге әңгәмә барышында да инандык. Бер эшмәкәр сораулары белән үзе килде, телефоннан шалтыратучылар да булды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз