Пенсия керемгә карап арта

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Пенсия керемгә карап арта
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе эшенә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә җитәкчесе киңәшчесе Любовь Мишина катнашты.
Пенсия фонды яшь буенча пенсиягә чыгучыларга гына кагыла сыман. Аны күпләр шулай аңлый. Әмма аның башкарган эшләре күп төрле. Барлык төрдәге пенсияләрне, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне (ЕДВ), ана капиталын һ.б. социаль түләүләрне билгелиләр, исәплиләр һәм түлиләр. Бала хәзер тугач та Пенсия фондында теркәлә, аңа анда шәхси исәп ачылып, СНИЛС бирелә. Һәркем туганнан алып бакый дөньяга күчкәнче Пенсия фондында исәптә тора. СНИЛС ул киләчәктәге хезмәт пенсиясен кайгыртучы документ. Пенсия фондына эш урыныннан күчерелгән взнослар һәркемнең шәхси исәбендә (СНИЛС) тер-кәлеп бара.
— 2013 елда Арча районында уртача хезмәт пенсиясе 8697 сум булды, республика буенча — 9586 сум, — дип сөйли Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия НУРМӨХӘММӘТОВА. — Ә хезмәт пенсиясе күләме, нигездә, эш бирүчеләрнең пенсия фондына вакытында взнос күчерүенә бәйле. 2014 елның 1 гыйнварына предприятиеләр-нең Пенсия фондына 69 млн. сум иминиятләү взнослары би-рәчәге калды. Күчерелергә тиешле взнослар хәтта берничә ел җыелып килә. “Вамин–Арча”, “Вамин–Мәрҗани” агрофирмалары”, “Татарстан”, “Северный”, “Акчишмә”, “Балык хуҗалыгы” ширкәтләренең Пенсия фондына күчерелмәгән взнослары 61 млн. сум тәшкил итә.
— Иң мөһиме — Пенсия фондының керем өлешен тәэмин итү, — ди Казаннан килгән ки-ңәшче Любовь МИШИНА. — Керем эш бирүчеләрнең Пенсия фондына керткән иминиятләү взносларыннан тора. 1 февральдән хезмәт пенсияләре инфляция нигезендә артса, 1 апрельдән — фонд кеременә карап. Әгәр дә предприятие-ләр үз хезмәткәрләре өчен взносларны Пенсия фондына вакытында күчереп барса, пенсияләр дә әйбәт артыр иде.
— Узган ел Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фондына 76 млн. сумнан артык күчерелмәгән взносларны эзләп табу буенча 554 гариза керде, — дип сөйли суд приставы Лилия ГАРИФҖАНОВА. — 324 гаризаны (26 млн. 381 сум) канәгатьләндерә алдык.
Район суд приставлары бүлеге Пенсия фонды идарәсе белән 2014 елда взнос түләмәүчеләргә карата эшне көчәйтүне максат итеп куя. Журналистлар катнашында бергәләп рейдлар үткәрүне, матбугатта, радиода чыгыш ясауны һәм взнос түләмәүче җитәкчеләрне җаваплылыкка тарту чараларын көчәйтүне планлаштыра.
Пенсияне дәүләт финанславы программасы — монысы инде һәркемнең үзеннән тора, монда предприятиеләрнең взносларны Пенсия фондына күчерү–күчермәве әһәмиятле түгел. 2008 елның 1 октябреннән башланган әлеге программада 2013 елның октябреннән башка катнашып булмый. Ә программага гариза нигезендә кереп калганнар 10 ел дәвамында пенсияләренең тупланма өлешенә акча күчерә ала. 2–12 мең сум акча күчерсәләр, аны дәүләт икеләтә арттыра. Районнан әлеге программага 3342 кеше кергән. Пенсиягә чыккач, пенсиянең әлеге тупланма өлешен алып була. Аны алу өчен Пенсия фондына 1200 кеше мөрәҗәгать иткән һәм алар 5 млн. сумнан күбрәк акча алган. Минем үземнең дә якын бер танышым әлеге программага керә һәм ел саен булачак пенсиясенең тупланма өлешенә 12шәр мең сум акча күчереп бара. Пенсиягә чыккач, 4 ел күчереп барган 48 мең сум акчасын 124 мең итеп алды. Дәүләт аңа 4 елга 48 мең сум акча өстәгән. Танышым акчасын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына салган, ярты ел эчендә әлеге фонд аңа 28 мең сум процент акчасы эшләгән. Пенсия фондының әнә шундый күктән төшкән акча кебек тоелган хикмәтләре дә бар.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International