Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бердәмлектә көч
2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бердәмлектә көч
Соңгы елларда “Северный” хуҗалыгына зур сынаулар үтәргә туры килде. Әмма гади халык үз эшен эшли инде ул. Аңа хезмәтенә күрә тиешлесен түлә генә. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин хисап җыелышында узган ел хезмәт хакының 84 проценты акчалата түләнүен билгеләп үтте.
Шушмабашта мондый җыелышлар бик матур, эшлекле уза.
— Ветераннар, яшьләр, дин әһелләренең монда булуы әйбәт, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Биредә тырыш, булган халык яши. Җитәкчегез сезнең бәхет инде ул. Бер–берегезне аңлап, бердәм эшлисез. Бүгенге кыенлыкларны да тырыш хезмәт куеп, бергәләп җиңәрсез дип ышанам.
Район башлыгы яңа технологияләрнең беренче булып шушы хуҗалыкта кулланыла башлавын да искә төшерде. Заманында бәрәңге игү буенча да иң алдынгылар рәтендә иделәр. Хуҗалык җитәкчесе дә хәлнең авырлыгын бөтен тулылыгы белән тасвирлап бирде.
Әмма тормыш дәвам итә. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Фуат Сәмигуллин куанычлы яклар турында да сөйләде. Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә 11 яңа йорт төзелгән. Носы авылында Фәзит Рәхмәтуллин, Шекә авылында Рифат Ризванов такта яру цехлары ачканнар. Рамазан Вәлиев гаиләсе мини–пекарня ачып, Шушмабаш авыл җирлеген генә түгел, Балтач, Әтнә якларын, Арча шәһәрен дә камыр ризыклары белән тәэмин итә. Ишнараттан Фәрит Әсәтов, кондитер цехы булдырып, 4 кешене эшле иткән. 14 хуҗалык терлек, техника алу, терлек абзарларын яңарту өчен кредитлар алган.
Җирлеккә кергән авылларда 463 сыер, 1087 баш мөгезле эре терлек бар. Узган ел 1308 тонна сөт сатылган. Былтыр 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы 15 хуҗалык ташламалы бәяләрдә саву аппаратлары алган.
Шушмабаш урта мәктәбен ныклап төзекләндерүне авыл җирлеге башлыгы 2013 елның иң куанычлы вакыйгасы булды, диде. Быелгы көчле салкыннарда да мәктәпнең җылы булуына шатланып сөйләделәр.
Җай белән генә юллар да яхшырып килә. Сәрдәбашка быел асфальт юл килеп җитәр дип өметләнәләр. Хуҗалыкның иң тырыш кешеләре яши торган авыл бу, терлекчеләре, механизаторлары мактаулылар исемлегендә.
Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәни чаралар, спорт ярышлары үткәрелә. Хоккей, футбол, шахмат, шашканы бик яраталар. Монда “Северный” хуҗалыгы төп терәк булып тора. Спорт белән шөгыльләнеп үскән егетләр ил алдындагы изге бурычларын намус белән үти. Хоккей буенча район данын яклаган Айрат Абдуллин бүгенге көндә армия сафларында. Узган ел 5 егет, исән–имин хезмәт итеп кайтып, тормышта үз урыннарын тапкан, 7 егет хезмәт итәргә киткән.
Былтыр җирлектә 27 бала туган, 32 кеше үлгән. Җиде яңа гаилә төзелеп, 6 гаилә таркалган. Монысы аеруча уйландыра торган хәл.
Участок инспекторы Ленар Хисамиев район, җирлек буенча хокук тәртибен бозу очраклары турында сөйләде, аларны булдырмау юлларын күрсәтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз