РАЙОН АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯСЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫ БУЛДЫ.

2014 елның 15 феврале, шимбә
РАЙОН АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯСЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫ БУЛДЫ.
Анда тиешсез урында сәүдә итүчегә төзелгән беркетмә каралды. Гаеплегә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Административ комиссия әгъзалары Арча шәһәрендә һәм якын–тирәдәге авылларда рейд үткәрде. Шәһәрнең Банк, Тимер юл урамнарында, Арча станциясендә 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды: кибетләр янында чүп савытлары юк, территориягә чүп ташлыйлар, су түгәләр, йорт фасадлары, коймалар тиешле хәлдә тотылмый, карны янәшәдәге территориягә өяләр.
Рейд барышында 1 беркетмә төзелде, 1 күрсәтмә бирелде, телдән 5 кисәтү ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International