Хатлар 30 көн эчендә каралсын

2014 елның 15 феврале, шимбә
Хатлар 30 көн эчендә каралсын
Россия Конституциясе нигезендә һәркем дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына гариза, шикаять һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Житәкчелек һәр мөрәҗәгатьне вакытында карап, тикшереп язмача җавап бирергә бурычлы. Язмача мөрәҗәгать 30 көн эчендә каралырга тиеш. Бу тәртип сакланмаган очракта, урындагы кешеләр административ җаваплылыкка тартыла.
2013 елда район прокуроры карары буенча суд тарафыннан мөрәҗәгатьләрне карау тәртибен бозган өчен 3 җирле үзидарә җитәкчесе һәм 1 дәүләт учреждениесе җитәкчесе административ җаваплылыкка (5 мең сум штраф) тартылды.
Алмаз СӘГЫЙТЬҖАНОВ,
прокурор урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International