Хезмәт хакын тоткарламаска

2014 елның 15 феврале, шимбә
Хезмәт хакын тоткарламаска
Кайбер предприятиеләр хезмәт хакын вакытында түләми. Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Сигнал” агрофирмасы” ширкәтендә хезмәт законнары таләпләре үтәлешен тикшерде.
Тикшерү вакытында хезмәткәрләрнең хокуклары тупас бозылуы ачыкланды. 2013 елның ноябрь–декабрь айларына хезмәт хакы түләнмәгән.
Прокуратура предприятие директоры Александр Виссарионовка административ хокук бозганы өчен эш ачты. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Моннан тыш, прокуратура тарафыннан предприятие директорына бирәчәк хезмәт хакын түләү таләбе куелды.
Район прокуратурасы предприятиеләрнең хезмәт хакын түләү мәсьәләсен контрольдә тота.
Ринат СИТДЫЙКОВ,
район прокуроры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International