Таныклыксыз руль артына утырма

2014 елның 15 феврале, шимбә
Таныклыксыз руль артына утырма
Узган шимбәдә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән без дә төнге рейдка чыктык.
ЮХИДИ хезмәткәре Альберт Сабиров белән шәһәр үзәгенә тукталдык. Машина йөртүчеләрнең төрлесе бар. Дөрес, күбесе транспорт белән бик ипле идарә итә. Тик араларында үзләрен күрсәтергә теләп, үзләренә һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудырып, кызу тизлек белән барып, узарга чыгып, куркынычсызлык каешын тагарга кирәклеккә кул селтәп ка-раучылар очрый. Хәзерге яшьләр телгә дә бик оста. Интернеттан үзләштергән “белемнәреннән” файдаланып, үзләрен хаклы итеп калдыру өчен ЮХИДИ хезмәт-кәренә хокукларын исбатларга тырышучылар аз түгел.
Бу көнне дә матур, затлы “Опель–Астра” машинасы хуҗасы Х. бик озак сатулашты, пассажирлары да (2 кыз, 1 егет) күзгә карап елмаеп, хаклыкларын исбатларга тырышты. Имеш, алар куркынычсызлык каешын таккан булганнар, ЮХИДИ инспекторы гаепсезгә бәйләнә.
—Нигә ялганлыйсыз? Каеш такмыйча йөрүегез минем өчен түгел, үзегезнең куркынычсызлыгыгыз өчен кирәк ,—дип аңлатты Альберт Сабиров.
Егетнең бик тырыша–тырыша үзен гаепсез итеп күрсәтергә теләве аңлашыла. Кемнең тик торганда 1000 сум түлисе килсен.
Бу сүзләр Г.га да кагыла. Ул да куркынычсызлык каешы такмаган иде.
—Сезнеңчә каеш тагу кирәк-ме?—дип сорыйм егеттән.
—Уйлап чыгарганнар икән, кирәктер. Әмма кайвакытта каеш булышмый, диләр.
—90 процент очракта каеш кеше тормышын саклап кала,—диде инспектор.
Инде штраф салганнар икән, 70 көн эчендә түләргә кирәк. Г.ның даими эш урыны да юк. Вакытында түләмәгән очракта аңа 1000 сум урынына 3000 сум түләргә туры киләчәк.
Узган ел А., исерек хәлдә руль артына утырган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, машина йөртү таныклыгыннан колак каккан булган инде. Шуңа карамастан, бу кичне ул таныклыксыз гына идарә итәргә булган. Өстәвенә, машинасы да әтисе исемендә икән әле. Хәзер машина йөртү таныклыгы булмаган кешегә машина биргән өчен әтисенә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган өчен үзенә дә суд карары нигезендә 30 мең сум күләмендә штраф, я 200 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре, я 15 тәүлеккә арест билгеләнергә мөмкин. Машинасы штрафтукта- лышында торган өчен дә түләргә туры киләчәк.
—Төнге рейд вакытында барлыгы 51 беркетмә төзелде. Шуларның берсе–җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргән өчен. Аңа 500 сум штраф салынды. 49 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Сәбәпләре һаман шул бер—куркынычсызлык каешын такмыйча, балалар өчен махсус җайланманы кулланмыйча йөрү, тиешсез урында узарга чыгу, укылмый торган номерлар һәм башкалар, — диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Нотфуллин.
Җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары да бар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләргә өстенлек бирелә икән, транспорт белән идарә итүче аны үтәргә тиеш. Шул ук вакытта җәяүлеләргә дә бу өстенлектән файдаланып артык иркенәеп китмәскә, машина йөртүчеләр турында да уйларга кирәк. Атлар–атламас, телефоннан сөйләшеп, кыланып йөрүчеләр дә бар. Җәяүлеләр дә, транспорт чарасы белән идарә итүчеләр дә бер–берсенә ихтирамлы булсыннар иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International